Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Чүпне тиешсез урында бушаталар

Экологлар Сарсаз-Бли авылы янында тиешсез урында урнашкан ике чүплеккә тап булганнар.Берсендә бамперлар, машина тәрәзәләре пыяласы, покрышкалар аунап ята. Инде шактый җыелган.

- Автосервис эшеннән соң калган калдыклар икәне күренеп тора. Әнә камералар, покрышкалар, техник эшләнмәләр, – дип аңлата ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе баш белгече Вадим Митрофанов.
Хәзер белгечләр алдында чүплекне «оештыручы»ны табу максаты тора. Оешмага 100 мең сум штраф та яный,  табигатькә салынган зыян бер миллион сум тәшкил итә. Бу чүплек һавага, туфракка, җир асты суларына зыян сала. Гаеплеләрне табу җиңел булмас, гадәттә, мондый эшләрнең 10 проценты гына ачыла икән.
Сарсаз-Бли янында чүп гел җыела. Аны шәһәр чүплегенә кадәр илтмичә, юлларын кыс-картучылар да юк түгелдер. Шушы көннәрдә генә НТР хәбәрчеләре тагын бер шундый чүплек тапканнар. Кемдер бик күп балалар уенчыгы чыгарып өеп куйган. Мондый чүплекләрне табып, юк итәләр. Татарстанда экологик конкурслар, акцияләр үткәрәләр. Игътибарлы түбәнкамалылар халык контроленә фотолар да җибәрә.
– Үзебез яшәгән урынны үзебез пычратабыз! Бу бернинди кысаларга сыймый, – дип зарлана Сания Сәмигуллина.
– Бакчага төшкәндә дә ачу килеп бетә. Кискән агач ботакларына кадәр урамга чыгарып ташлыйлар, – дип кушыла Фәнис Кәримов.
Быел гына да Сарсаз янында 12 чүплек юк ителгән, Түбән Кама районында исә тиешсез урында табылган 80нән артык чүплекне бетергәннәр. Әмма иң зурысында әлегә кадәр эш бара. Сүзем Прости авылы янындагы чүплек турында. Әгәр дә янгын чыкмаса, берничә ел буе яткан покрышкалар шунда тагын күпме җыелыр иде икән? Җыелу – бер хәл, табигатькә күпме зыян килде!
Инде кеше хатасын төзәтү 647 миллион сумга төшә. Шушы көннәрдә чүплекне бетерү эшләрен Казаннан делегация
килеп, карап китте. Аның составында Татарстан Республикасының экология һәм табигать байлыклары министры Александр Шадриков; төзелеш, архитектура һәм торак-ком-муналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин да бар иде.
Покрышкаларны Кама Аланына озаталар, аларны ваклап, юллар ясаганда кулланачаклар. Ә менә яңадан эшкәртеп булмаган чүп герметиклы капсулага тутырылачак һәм күмеләчәк.
– Нәтиҗәдә, чокырга күп итеп туфрак салына һәм биредә тау хасил булачак. Анда агачлар утыртырга ниятлибез, – дип аңлатты шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Салаватов.
фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев