Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Чит илдән кайтучыларны карантин көтә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, коронавируска каршы көрәш буенча республика штабы тарафыннан 15 апрельгә кадәр санитар-эпидемиологик режим кертү турында карар кабул ителде.

Дәүләт хакимияте, җитәкчеләре чит илләргә командировкага йөрүдән туктаячак, предприятиеләргә һәм төрле оешма җитәкчеләренә дә шундый киңәш бирелгән. Аннан һәм илебездә коронавирус очраклары теркәлгән шәһәрләрдән кайтучыларны 14 көнлек карантин көтә. Хәзерге вакытта Татарстаннан чит илләргә китүче һәм кайтучы самолет рейсларын чикләү турында сөйләшүләр бара. Короновирус очраклары теркәлгән илләрдән кайтучыларга «кайнар линиягә» 8(843)296-02-24 номеры буенча (тәүлек буе эшли) шалтыратып, тору урыны, бару һәм кайту вакыты турында мәгълүмат бирергә, телефон номерын калдырырга кирәк.
Барлык зур чаралар үткәрелү вакыты кичектерелә. Халык иҗаты йортында, мәсәлән, март аендагы барлык концертлар майга күчерелгән, «Нефтехимик» хоккей клубы уенчыларының җанатарлар белән очрашулары да булмаячак, спектакльләр куелмаячак. Татарстан буенча мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына ирекле йөрү игълан ителсә дә, Түбән Камада мондый чара әле кертелмәгән. Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча мәктәп каникуллары башлану вакыты күчерелде. Алар 19 марттан башлана. Шул ук ук вакытта химия-технология институты дистанцион укытуга күчкән, ягъни студентларга белем интернет аша биреләчәк. Төнге күңел ачу клубларына йөрү чикләнелә. Шулай ук вирус таралуның чыганакларның берсе булган кальян тартмаска киңәш ителә. Билгеле булганча, шәһәребезнең шин заводы һәм «ТАНЕКО» җәмгыяте, хезмәткәрләренең тән температурасын үлчәү өчен, тепловизорлар урнаштырганнар.
Бәяләр артуыннан куркып, кибетләрдән он, шикәр, шырпы, макарон, ярма сатып алалар. Ләкин җитәкчеләр паникага бирелмәскә чакыра.
Шәһәребезнең сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Венера Рәхимова әйтүенчә, вирус кешедән кешегә һава аша күчә. Шуңа күрә шәхси гигиена кагыйдәләре турында онытмагыз. Кулларны даими юыгыз, эш урынын даими җилләтеп, юып-җыештырып торыгыз, кәрәзле телефоннарны махсус салфеткалар белән сөртегез, кеше күп булган урыннарда һәм транспортта битлек киегез. Ә авыруның беренче билгеләре (тән температурасы күтәрелү, күкрәк читлеге һәм баш авырту) күзәтелгән очракта, кичекмәстән, табибка мөрәҗәгать итү мөһим. «Роспотребнадзор» начальнигы Рөстәм Изиятуллин да үз киңәшләрен бирде. Оешма сайтында җәмәгать транспортын, фатирларны, сыйныф бүлмәләрен һ.б. эшкәртү кагыйдәләре турында язылган. Сүз уңаеннан, шәһәребез транспортын вируслардан эшкәртә башладылар инде. Шулай ук йөртүчеләргә медицина маскалары таратканнар, салонда грипп һәм тын юлларының кискен ялкынсынуы билгеләре турында мәгълүмат урнаштырылган.

Лилия Заһретдинова

Фото ntr-24.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X