Туган як

«Чишмә» кабат элеккечә челтерәрме?

Халык иҗаты йортында «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсенең «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дигән кичәсе булды.

Кичәнең исеме юкка гына шулай аталмаган иде, чыннан да, анда катнашучылар шәһәребездә, районыбызда туып-үскән кешеләр һәм шушы төбәктән чыккан танылган шәхесләр.

Җыр-бию, бүләкләр, котлаулар...

Бу көнне «Җидегән чишмә»гә республикабыз башкаласы Казаннан, күрше шәһәрләрдән һәм үзебезнең шәһәрдән мөхтәрәм кунаклар, җитәкчеләр:  Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы  Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов;  Татарстан Республикасының Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге премияләре лауреаты, Түбән Каманың Мактаулы гражданины, Халык шагыйре Разил Исмәгыйль улы Вәлиев; Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров; язучы, шагыйрь, композитор, җырчы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин; Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин;  ТР һәм Башкортстанның халык артисты, җырчы Фән Вәлиәхмәтов; Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәребез мэры Айдар Рәис улы Метшин һәм башкалар килгән иде.

Дөрес, кунаклар башта шәһәребезнең истәлекле кунакчыл урыннарын карап йөрделәр: Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, шуның янәшәсендәге Уку һәм ял паркында, Б. Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә, «Ихлас» үзәгендә, Әхсән Фәтхетдинов музеенда һ.б. урыннарда булдылар. Аларның һәрберсе турында үзләренең матур фикерләрен белдерделәр, югары бәяләделәр. 

Аларның төп чакырылулары «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе кичәсенә иде. Үзенең данлы үткәненнән соң, чыннан да,  берләшмә эшчәнлеге шактый еллар тыныбрак торды. «Чишмә»нең «челтерәве» ара-тирә ишетелгәләсә дә, ул үзенең элекке эзенә төшә алмады. Һәм менә бу эшне җанландырып җибәрү максатыннан, быел нәкъ шушы көнгә аның беренче яңартылган кичәсе билгеләнде. Әзерлек эшләре, әлбәттә, шактый вакыт алдан башланган иде. Монда алары турында язарга җыенмыйм...

Инде бик күп еллар элек күркәм гадәткә әверелгәнчә, кичә «Җидегән чишмә» җыры белән башланды. Аны ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре Зинаида Плетнева җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестрына кушылып, Атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Гыйматдинова башкарды. Аннан соң Наил Мосифуллин җитәкчелегендәге «Нардуган»  җыр һәм бию ансамбле хоры башкаруында  «Саумы Татарстан» җыры яңгырады. Шунысын да әйтү урынлы булыр: ансамбль кичәнең башыннан алып ахырына кадәр үзенең җыр-биюләре белән сәхнә түрен ямьләндереп торды. Шул ук вакытта Алмаз Хәмзин, «Илһам» вокаль ансамбле, скрипкачы Эльвира Игъламова, тальян уйнау остасы Фән Вәлиәхмәтов  чыгышлары да һәркемнең күңеленә сары май булып ятты. 

Мондый кичәләр матур теләкләрсез узмый. Чакырылган мөхтәрәм кунаклар, берәм-берәм сәхнәгә чыгып, матур теләкләрен җиткерделәр,  бүләкләр алышу-бирешү дә булмыйча калмады, әлбәттә. Сүз дә юк, чыгышларның күпчелеге милләтебез язмышына, телебез мәсьәләсенә кагылды. Ул шулай булырга тиештер, чөнки хәзерге вакытта бөтен татар дөньясын борчыган иң зур мәсьәлә шул.

Бу уңайдан Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин; Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе, үзебезнең шәһәр милли дөньясында кайнаган Рөстәм Ганиев; сәнгать әһелләре  – Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Рөстәм Галиев; «Мунча ташы» эстрада театры җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Гамил Әсхәдуллин чыгышлары да тамашачыларда хуплау хисе уятмыйча калмады. Кичә Габдулла Тукайның халкыбыз гимнына әверелгән «Туган тел» җырын күмәкләшеп җырлау белән тәмамланды. 

 

«Җидегән чишмә»не әзерләү эшләренә муниципаль район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Гүзәл Мөбәракшина җитәкчелегендәге мәдәният хезмәткәрләре дә зур көч куйган. Сценарий эчтәлегенә дә тел-теш тидерерлек түгел, аны тәҗрибәле режиссер-сценарист,  Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире, Атказанган мәдәният хезмәткәре  Гүзәлия Гыйбадуллина язган. Аларга «Афәрин!» дип әйтәсе генә кала...

Челтерәве заманчамы?

Кичә тәмам.  Ләкин күңелдә туган сораулар тынгылык бирми. Сүз дә юк, «Җидегән чишмә»нең яңартылган беренче чыгышы дип уйласак, «беренче коймак төерсез булмый» дигән әйтем үзен аклый да бит... Тик икенчеләрен төерсез итү өчен тагын нәрсәләр җитеп бетми? Монысына анык кына күрәзәлек итү дә мөмкин түгел.

Иң беренче туган сорау: «Ни өчен тамашачылар бик аз булды, зур залның нибары өчтән бер өлеше чамасын гына тутыра алды?» Бу сорау бер мине генә борчымагандыр. Кичә тәмамланып, чыгып барганда, ул сорауны күпләр авызыннан ишетергә туры килде. Берәү, тынычландыргандай: «Тамашачылар да күп түгел, айравык кына булды», – дип әйтеп куйды да бит... Айравыгын айравык та, тик «Җидегән чишмә»нең залларны шыплап тутырып халык җыйган чакларын искә төшерсәк?.. Ә мин, кичәнең башлану вакыты иртәрәк билгеләнгәндер, кешеләр эштә вакыт, теләгәннәре дә килә алмагандыр дигән сүзләр белән үземне бераз тынычландырдым, билгеле. Чыннан да, кичке вакытка күчерсәләр, халык күбрәк җыелган булыр иде.

Ә яшьләр кая? Сәхнәдә чыгыш ясаучы яшьләрне исәпләмәгәндә, алар бик аз санда иде. Килгәннәрнең күпчелеге өлкәннәр. «Җидегән чишмә» аларның яшьлекләре. Шуны искә төшерәселәре килгәндер? Ностальгия! Ә хәзерге яшьләрне «Җидегән чишмә» челтерәве түгел, күбрәк айфоннар чылтыравы һәм сенсацияләр кызыксындыра, күрәсең?! Бу юнәлештә яшьләр белән эшләү бүлегенә шактый эшләргә кирәктер әле, минемчә. Яшьләрне мондый зур кичәләргә җәлеп итү өчен, гадәти кичәләрдәге шикелле котлашу, бүләк бирешү, макташу, мактанышудан тыш, заманчарак элементлар кертергә кирәктер?

Хәер, «Җидегән чишмә»нең даны шаулаган чагы бөтенләй икенче заманда иде шул. Анда рухи кыйммәтләр дә бөтенләй башка иде. Кичә утырышларын яңарту өчен яисә шул рухи кыйммәтләрне яңартырга, яки «чишмә»нең челтерәвен заманча итеп үзгәртергә кирәктер, бәлки?.. 

Фото: Алмаз Фәттахов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: