Туган як

Бәйрәм иткәннәр

Көне буе Аналар көнен бәйрәм иткәннән соң, бер исерек хатын өенә кайтыр урынга, аягын сындырып, дәваханәгә озатылган. 44 яшьлек бу хатын бер иптәшенә Аналар көнен бәйрәм итәргә килгән. Көне буе эчкәннән соң, төнге сәгать өчтә ул, хатын өенә кайтырга кирәклеген исенә төшергән. Иптәше, аны төн уртасында җибәрергә теләмичә, ишекне бикләп,...

Көне буе Аналар көнен бәйрәм иткәннән соң, бер исерек хатын өенә кайтыр урынга, аягын сындырып, дәваханәгә озатылган.

44 яшьлек бу хатын бер иптәшенә Аналар көнен бәйрәм итәргә килгән. Көне буе эчкәннән соң, төнге сәгать өчтә ул, хатын өенә кайтырга кирәклеген исенә төшергән. Иптәше, аны төн уртасында җибәрергә теләмичә, ишекне бикләп, йоклар өчен урын җәяргә тотынган. Кунак хуҗабикәне куркытырга теләгән һәм өстенә тун киеп, балконга чыккан. Тәрәзә төбенә менеп утырган да бер аягын урамга чыгарып, селкетә башлаган. Башы әйләнеп китеп, ул ялгыш тәрәзәдән егылып төшкән һәм башы-гәүдәсе белән карга чумган. Нәтиҗәдә, аның сул аягы сынган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: