Туган як

Бәяләр тагын артырмы?

Әле шушы көннәрдә генә Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендәге юлларда авыр йөк машиналары сәгатенә 10 километр тизлек белән генә йөреп, махсус рәвештә «бөке»ләр ясады. Бу аларның протест акциясе иде. Сәбәбе - хәзер авырлыгы 12 тоннадан арткан фураларга федераль юлларда йөргән өчен салым түләргә кирәк булачагы. Протест акциясе бер генә сәгать барса...

Әле шушы көннәрдә генә Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендәге юлларда авыр йөк машиналары сәгатенә 10 километр тизлек белән генә йөреп, махсус рәвештә «бөке»ләр ясады. Бу аларның протест акциясе иде.
Сәбәбе - хәзер авырлыгы 12 тоннадан арткан фураларга федераль юлларда йөргән өчен салым түләргә кирәк булачагы. Протест акциясе бер генә сәгать барса да, зур шәһәрләрдә, трассаларда шактый зур «бөке»ләр хасил булган. Әгәр чара күрелмәсә, бу акциягә башка төбәкләр дә кушылырга мөмкин иде.
15 ноябрьдән башлап алда әйтеп үтелгән фуралар федераль трассаларда һәр үтелгән километр өчен 3,5 сум салым түләргә тиеш булалар. Имештер, авыр йөк машиналары юлларны нык җимерә һәм алардан җыелган акчалар (барлыгы 50 миллиард чамасы булыр, дип фаразлана) юлларны ремонтлауга, яңа юллар салуга тотылачак. Салым түләнмәгән очракта йөк машинасы шоферына 5 мең сум, шәхси эшмәкәрләргә 40 мең, юридик затларга 450 мең сум күләмендә штраф салу белән куркыттылар.
Фуралар үз мәнфәгать-ләрен кайгыртса, мин дә, беренче чиратта, үзем турында уйлыйм. Бу салым тагын безнең кесәгә сугачак бит. Йөк хуҗалары бу салымны үз кесәсеннән түләмәячәге көн кебек ачык. Ул аны шәпләп кенә товар бәясенә сылап куячак. Димәк, озакламый кибетләрдәге товар бәясе тагын күтәреләчәк. Болай да очын очка тартып көн күрүче гади халык, кибетләрдә музейда йөргән кебек йөреп, иң арзанлы, сыйфатсыз товар алачак.
Нишләмәк кирәк, илнең финанс тотрыклылыгы фонды саекканнан саега. Нефть, бәясе күтәрелми, хәерче саналып та, халкы бездән баерак яшәче илләрнең бурычларын кичерәбез. Россиянең «элита»сы булган байлар, карак түрәләр алтын тавында утырсалар да, табышларыннан безнең кебек 13 процент салым түли. Фондны ничек тутырырга кала соң? Билгеле инде - сезнең белән безнең җилкәдән, ягъни гади халыкны тагын да талап...
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Указы белән, алда әйтелгән карарга кайбер үзгәрешләр кертелде. Хәзер алар 2016 елның февраленә кадәр һәр километр өчен 1,53 сум, аннан соң 2018 елның декабренә кадәр 3.06 сум түлиячәкләр. Дальнобойщиклар теләкләренә иреште. Исегездә булса, транспортта бушлай йөртүне бетергәч, пенсионерлар урамга чыгып үзләренең ташламаларын саклап калдылар. Елгаларда-күлләрдә балык тоту түләүле булачагы хакындагы хәбәрне ишеткәч балыкчылар да шау-шу куптарып, үз хокукларын саклап кала алдылар.
Әнә, хәзер безне җылылык өчен счетчик буенча түләтә-без дип талый башладылар. Бер үк йортта бер үк төрле квартирда, бер үк кеше саны булса да, төрле бәя каералар. Бу бәяләр счетчик күрсәткечләренә карап түгел, ә түшәмнән алынып язылганы җүләргә дә аңлашырлык, югыйсә. Әгәр бар халык бердәм булып үз хокукларын даулый башласа, бәлки бераз куркырлар иде дә. Тик дәшүче кеше юк шул. Ә күндәм атка йөкне күп төйиләр, шуны онытмаска кирәк...
Илһамия ГАФФАРОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: