Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Бөтенләй янган

Чулман урамындагы йортларның берсендә электр үткәргечендә килеп чыккан кыска ялганыш аркасында янгын чыккан. Нәтиҗәдә, квартир бөтенләй янган.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, квартирдагы өлкән яшьтәге хатын ялкынны үз көче белән сүндермәкче булган. Аны дәваханәгә озатканнар. Бәхеткә, бу вакытта балалар мәктәптә һәм балалар бакчасында булганнар. «Малосемейка»дан берни калмаган диярлек: диван, балалар караватлары, шкафлар – барысы да янып беткән. 
Битараф булмаган түбәнкамалылар ярдәм күрсәтә башлаган. Тамара Баһаветдинова җитәкчелегендәге керәшеннәр җәмгыяте кием-салым китергән. Кешеләр шулай ук урын-җир кирәк-яраклары, савыт-сабалар алып килә. Әйберләрне НТРда (Химиклар ур., 64 а), Красный Ключ чиркәвендә кабул итәләр. 
Квартир хуҗасы Диана Шәрәфетдинова ялгызы ике бала үстерә: улына – биш, кызына сигез яшь. Аларга шулай ук җылы киемнәр дә кирәк. Балалар 110-116 үлчәмле кием кия, аяк киемнәре 28-29 үлчәмле. 
Квартирда яшәү мөмкин түгел, шуңа күрә хатын вакытлыча туганнарында тора. Ремонтка акча күп кирәк булачак. Кайбер түбәнкамалылар тәрәзә куярга һәм электр үткәргечен тәртипкә китерергә вәгъдә биргән. Акча белән ярдәм итәргә теләсәгез, аны Сбербанк картасына күчереп була – 4276620012453324 (Ильшат Д).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X