Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Бөтенләй тыйсалар да була

Татарстан чиновниклары снюсларны һәм спайсларны сатуны тыюны сорап, Россия Дәүләт Думасына мөрәҗәгать иткәннәр. Әлеге карарны республиканың Дәүләт советының алтынчы утырышында хуплаганнар.

Депутатлар никотинлы продукцияне балигъ булмаганнарга сатуны тыю турында канун кабул иткәннәр инде. Әмма үсмерләрнең «суыргыч» тәмәкене теләсә кайсы тәмәке кибетендә сатып алулары беркем өчен дә сер түгел. Сатучылар исә аны зыянсыз дисә дә, табиблар снюсның сәламәтлек өчен бик куркыныч икәнен күптән дәлилләгән. Шуңа да полиция хезмәткәрләре тарафыннан декабрь аеннан даими рәвештә рейдлар уздырыла.
Хәзерге вакытта республикада 600 тәмәке сату урыны тикшерелеп, законсыз рәвештә сатылучы 36 килограмм тәмәке табылган. Анализ күрсәткәнчә, анда кадмий һәм кургаш авыр металлары тозлары бар. «Роспотребнадзор» хәбәр иткәнчә, куркынычсызлык акциясе уку йортлары янындагы кибетләрдән никотинлы сагыз һәм конфетлар, шулай ук балигъ булмаганнарга снюс сатуны тыюга юнәлтелгән. Мондый рейдлар гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Әгәр дә снюс сатылган урыннарны яки үсмерләргә сату очраклары турында белсәгез, бу хакта «кайнар линия»гә 8(843)272-80-33 (эш көннәрендә), 8(843)238-98-54 (ял көннәрендә) номерлары буенча шалтыратып, хәбәр итә аласыз.
Тик үсмерләргә хәмер эчәргә, тәмәке тартырга ярамый дисәк тә, юнәтү юлларын табалар. Исерек килеш тә тотылалар, тәмәке тартканда да эләктерәләр, чөнки «ярдәм итүче»ләр җитәрлек. Ә бу әшәке әйберне, гомумән, илебезгә үк кертүне тыйсалар, файдасы тияр иде.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев