Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Бәрелешәләр, таптаталар...

Узган атнада 30 машина йөртүче исерек хәлдә тоткарланган, 69 автомобиль штраф стоянкасына озатылган, 145 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы булган. 17 сентябрьдә кичке сәгать алтыда "Түбән Кама - Чистай" юлында тимер юл аркылы чыгу урынында "ВАЗ-217230" автомобиле руле артына утырган 1964нче елгы берәү, каршы як юлга чыгып, "ВАЗ-211440" белән бәрелешә....

Узган атнада 30 машина йөртүче исерек хәлдә тоткарланган, 69 автомобиль штраф стоянкасына озатылган, 145 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы булган.
17 сентябрьдә кичке сәгать алтыда "Түбән Кама - Чистай" юлында тимер юл аркылы чыгу урынында "ВАЗ-217230" автомобиле руле артына утырган 1964нче елгы берәү, каршы як юлга чыгып, "ВАЗ-211440" белән бәрелешә. Бәрелешү көче соңгысын кюветка алып ташлый, ә "ВАЗ-217230" үзе "Газель" машинасына килеп бәрелә. "Ундүртле"нең йөртүчесе реанимациядә үлә.
Шул ук көнне кичке тугызынчы яртыда Тукай урамындагы 1нче йорт каршында "ВАЗ-21093" руле артына утырган 1964нче елгы берәү, тиешсез урында юл аркылы чыгып килүче 1998 елгы җәяүлене бәрдерә.
20 сентябрь көнне көндезге бердә Спортивная һәм Актүбә урамнары кисешкән чатта, "ВАЗ-21104" руле артындагы 1982 елгы машина йөртүче, төп юлдан килүче "НЕФАЗ" автобусына юл бирмәгәнлектән, автобус белән бәрелешә.
Шушы көнне кичке биштә, Корабельная урамында эчке юлдан баручы "ВАЗ-211440"ның 30 яшьлек йөртүчесе, тиешсез урында юлдан чыгучы 1955нче елгы җәяүлене бәрдерә. Җәяүленең башы яраланып, дәваханәгә эләгә.
21 сентябрьдә төнге беренче яртыда Кама Аланы поселогында "Лада 217030" автомобиле юл аркылы чыгып, кюветка мәтәлә. Нәтиҗәдә 1989нчы елгы машина йөртүче һәм аның 31 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә китереләләр.
Ә кичке сигезләр тирәсендә "ВАЗ-211440" руле артына утырган берәү, Менделеев урамындагы 12нче йорт каршында борылышта юл бирмичә ике җәяүлене (берсе авырлы) бәрдерә. Җәяүлеләр икесе дә дәваханәгә китереләләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X