Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

Вакыйга эзеннән

Бәрелешкәннәр...

Спорт урамында биш машина катнашында зур авария булган. Светофорның яшел уты янгач кузгалып киткән дүрт автомобильгә каршы яктан зур тизлек белән килүче «Volkswagen Touareg» машинасы бәрелгән. Бер хатынның умыртка баганасының муен өлеше җәрәхәтләнгән. Икенчесенең гомерен куркынычсызлык мендәре саклап калган - «Volkswagen» автомобиле беренче булып аның автомобиленә бәрелгән. Шулай да битендә...

Спорт урамында биш машина катнашында зур авария булган. Светофорның яшел уты янгач кузгалып киткән дүрт автомобильгә каршы яктан зур тизлек белән килүче «Volkswagen Touareg» машинасы бәрелгән.
Бер хатынның умыртка баганасының муен өлеше җәрәхәтләнгән. Икенчесенең гомерен куркынычсызлык мендәре саклап калган - «Volkswagen» автомобиле беренче булып аның автомобиленә бәрелгән. Шулай да битендә яралар бар.
Авария китереп чыгаручы үз гаебен танымый. Янәсе, машина тизлеге зур булмаган, машина белән идарәне юлда күлдәвек булу сәбәпле югалткан. Әмма шаһитлар әйтүенчә, ул алдый.
Тагын бер юл-транспорт һәлакәте Беренчеләр урамында килеп чыккан: зур тизлек белән барган «ВАЗ-2113» автомобиле алдагы «Kia Rio» машинасын бәрдергән. Анысы каршы полосага очып чыгып, «Mercedes-Benz» автомобиле белән маңгайга-маңгай бәрелешкән. «Лада»ны йөртүче баш сөяге бәрелеп имгәнү һәм баш мие селкенү диагнозлары белән дәваханәгә озатылган. Медицина ярдәме тагын ике кешегә кирәк булган «Kia Rio» йөртүчесенең баш мие селкенгән, пассажирының умрау сөяге сынган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев