Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Бозымны «ватсап» аша чыгарып

64 яшьлек пенсионер «бозым»ны чыгару өчен, өч ай эчендә, билгесез кешегә 443 мең сум акча күчергән. Аяклары бик каты авырткач, август аенда ул Кама Аланыннан Түбән Камага травматология бүлегенә килгән. Хирург «оча-бот сөяге артрозы» диагнозы куйган. Кайтканда трамвай тукталышына җиткәч, апа бушлай газета таратучыдан берсен алып, «Адам исемле сихерче теләсә нинди проблеманы хәл итәчәк» дигән игъланга тап булган һәм күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыраткан.

Трубканы алган ир үзен «ак» («яхшы» дигәнне аңлата) сихерче дип атаган һәм кара сихергә каршы көрәшүен әйткән. Хатын: «Аякларым авырта», – дип зарлангач, туган көнен сораган һәм: «Сездә көчле бозым», – дигән диагноз куйган. Телефон буенча, «ватсап» аша фотосын алгач: «Сезне бозым белән үтермәкче булалар, бер табиб та ярдәм итмәячәк», – дип куркыткан. Әлбәттә, дәвалаган өчен акча сораган, карта номерын да җибәргән. 141 мең сум түләп өшкерерлек бозым нинди була икән?..
Шулай да пенсионер акчасын җибәргән. Бер айдан «сихерче» шалтыратып, «ватсап» кушымтасы аша икенче карта номерын җибәргән һәм аңа 142 мең сум күчерергә кушкан, «Эшебезне дәвам итәрбез, догалар укырбыз», – дип ышандырган. Әйтергә кирәк, апаның хәле күпмедер вакытка яхшырган да. Октябрьдә инде 160 мең сум күчерергә туры килгән. Адам дигән адәм атна саен шалтыратып, хәлләрен белешкән, акчасын тиененә кадәр кайтарырга вәгъдә биргән. Пенсионерның аяклары инде аның кадәр авыртмый да башлаган. Ноябрь башында хәл белешүләр туктагач, апа үзе шалтыратып караган, әмма трубканы алучы булмаган. Шуннан соң зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән. Пенсиясе нибары 14 мең сум булган хатын алдаучыга күчерерлек мондый күләмдә сумманы кайдан тапкан? Ачыкланганча, ул «Сбербанк»тан – 300 мең сум, «Восточный» банкыннан 200 мең сумлык кредит алган. Шулай итеп, «ватсап» кушымтасы аша дәвалау шактый кыйммәткә төшкән.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев