Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Борчыган мәсьәләләр шактый

Кама Аланында яшәүчеләрне РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабул итте. Күпчелек сорауларны поселокның бюджет оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре бирде. Кама Аланының 1нче гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Надежда Мичурина, мәсәлән, мәктәп территориясендәге футбол кыры һәм спорт мәйданчыгы төзелешенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. «Укучыларның физик әзерлеге өчен заманча тышкы...

Кама Аланында яшәүчеләрне РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабул итте. Күпчелек сорауларны поселокның бюджет оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре бирде.
Кама Аланының 1нче гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Надежда Мичурина, мәсәлән, мәктәп территориясендәге футбол кыры һәм спорт мәйданчыгы төзелешенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
«Укучыларның физик әзерлеге өчен заманча тышкы спорт корылмалары таләп ителә, ләкин белем бирү учреждениесенең андый мөмкинлеге юк», - диде ул. Ә менә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 2нче гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Наталья Рябцова мәктәпне матди-техник җиһазлар белән тәэмин итү кирәклеге турындагы мәсьәләне күтәрде. Кама Аланы балалар музыка мәктәбе директоры Юлия Карасева исә музыка уен кораллары алуда ярдәм сорады.
Ветераннар Советы рәисен поселок территориясендә чаңгы базасы булмау бик борчый икән. «Яхшы инвентарьлы шундый спорт базасы ачылса һәм анда лаеклы дәрәҗәдә хезмәт күрсәтелсә, спортның бу төре күбрәк халыкны җәлеп итәр иде», - диде ул.
Сорауларның бер өлеше торак-коммуналь хезмәтләргә һәм пенсия түләүләренә кагылды. «Кама Аланында яшәүчеләр биргән барлык үтенечләр исәпкә алынды, аларның һәркайсы буенча җаваплы урыннарга мөрәҗәгатьләр җибәреләчәк», - дип ышандырды депутат.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев