Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Болгар халкы бердәм булгач

Редакциягә халык үтенече буенча шалтыратучы Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов 2 февральдәге гарасаттан Болгар авылында берәүләргә бик нык зыян килгәнен әйткән иде. Белешә торгач, әлеге табигать бәла-казасыннан авыл фермерлары Гүзәлия һәм Фәрит Яруллиннарның йорт-җирләре җимерелгәнен ишеттек. Гүзәлиягә телефоннан шалтыраткач, ул түбәндәгеләрне сөйләде. Кичке алтылар тирәсендә, ахырзамандай котырынган җил-давылда урамда...

Редакциягә халык үтенече буенча шалтыратучы Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов 2 февральдәге гарасаттан Болгар авылында берәүләргә бик нык зыян килгәнен әйткән иде. Белешә торгач, әлеге табигать бәла-казасыннан авыл фермерлары Гүзәлия һәм Фәрит Яруллиннарның йорт-җирләре җимерелгәнен ишеттек.

Гүзәлиягә телефоннан шалтыраткач, ул түбәндәгеләрне сөйләде. Кичке алтылар тирәсендә, ахырзамандай котырынган җил-давылда урамда берни күренерлек булмаган, хәтта янәшәдәге күршеләренең ихаталары да шәйләнмәгән. Гарасат 10Х11 метрлы йортларының, абзар һәм мунчаның түбәләрен кубарып аткан. Йорт түбәсен - 15-20 метрлап, ә мунчаныкын 30 метрлап читкә алып бәргән. Абзар түбәсенең тутыкмас калаен куптарып, бөгәрли-бөгәрли, томырган. Электр уты сүнгәч, краннан килә торган суның басымы кимегәнлектән, савыт-сабага тизрәк су тутырып куйганнар. Шәм яктысында балалары дәрес әзерләгән. Ул кичне Сухрау мәктәбеннән кат-кат шалтыратып, балаларының кайтып җитүен белешкәннәр, икенче көнне дә шалтыратып, юлга чыгармаска, дәрескә җибәрмәскә кушканнар...

Өй эчендә, дөнья беткәндәй, шартлаган тавыш ишетелгән. Карасалар, төтен чыга торган (дымоход) җиде метрлы торба ауган икән. Тиз генә газны сүндергәннәр. Ул чагында әле өй түбәсен каерып томырганын белмәгәннәр. Урам яклап, йортның кирпеч фронтоны да ишелгән - эчке якка, зал түшәме өстенә. Зал ягындагы ике матчага кадәр сыгылган. Ярый әле, фермага да, малларга да зыян килмәгән. Кичке җиделәрдә төп йортка, әтиләре Тәлгат белән әниләре Нәзирә янына барып кунганнар. "Бу гарасат тынгач, йорт-җиребезне ничек рәткә китерербез дип кайгырган идек. Рәхмәт, авылыбыз халкы булышты", - ди Гүзәлия.

Икенче көнне бөтен Болгар авылы халкы җыелышып килгән. Күбесе - үз эш кораллары белән. Кем булдыра ала - акчасын да сузган. Туганнары белән бергәләп, утыздан артык булган булышырга килүчеләр. Түбән Уратма, Иске Чишмә һәм Кызыл Чапчактан иптәшләре килгән ярдәмләшергә. Уртак көч белән, йорт һәм, мунча түбәләрен ябып куйганнар. Бүгенге көндә абзар түбәсен генә ябасылары калган. "Олы яшьтә булсалар да, көн дә килеп, ашарга әзерләшеп, җыештырышып, киңәшләр биреп йөргәннәре өчен, иң беренче итеп, әткәй-әнкәйгә һәм Минзәлә ягыннан ук килгән әтиебез Сабирҗанга рәхмәтлебез. Үзеңә сынаулар, авырлыклар килгәндә, кемнең кем икәне беленә, диләр, хак сүзләр! Безнең Болгар авылы халкы кебек бердәм, ярдәмчел халык тирә-якта юктыр. Исемләп атап язмыйбыз, гарасаттан соң, җимерек йорт-җиребезне рәткә китерешкән, йорт һәм мунча түбәләрен ябышкан өчен, барыгызга да олы рәхмәтебезне "Туган як" аша җиткерәбез. Берегезгә дә кайгы-хәсрәт килмәсен. Йорт-җирегез төзек, тормышларыгыз имин, дөньялар тыныч булсын", - диләр Гүзәлия һәм Фәрит Яруллиннар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев