Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Болай гына калдырмаслар

Вокзал урамындагы 30 нчы йортта төзекләндерү эшләре узган, ишегалды да яңартылган, әмма яшәүчеләр аннан канәгать түгел.

«Йорт диварында ярыклар барлыкка килгән, ишегалды тиешенчә яктыртылмый, уен мәйданчыгы балалар өчен куркыныч! Шул да булдымы төзекләндерү?!» – дип ачулана кешеләр. Ике ел элек эшчеләр килеп, йортның ян-як диварларын җылытканнар. Төзекләндерү шуның белән тәмамланган да.
– Якындагы йортның фундаментын рәтләделәр, бинаны тышладылар, буядылар, ә без кемнән ким? – ди 30 нчы йортта яшәүче Лидия Ткачева.
Ишегалдына урнаштырылган яңа балалар мәйданчыгы да ошамый. Корылмаларның нигезләре бетон белән катырылмаган, шуңа күрә монда уйнау куркыныч.
– Чүплекне дә аерып куяга ки-рәк, юкса балалар төзелеш чү-бен уен мәйданчыгына ташый, – ди Әлфирә Баһавиева.
Җирле идарәче компаниядә мәсьәләләрне хәл итәргә вәгъдә бирделәр. Әйтик, балалар мәйданчыгын шушы көннәрдә ныгытачаклар, чүплекне дә тәртипкә китерәчәкләр, ишегалдын яктырту буенча эшләр башкарылыр.
Йортта тараканнардан дезинфекция ясаячаклар. Ә менә капиталь ремонт турында онытырга туры киләчәк.
– Төзекләндерү эшләре ике ел элек башкарылды. Программага ян-як диварларын ныгыту гына кергән иде, – ди «Жилье» идарәче компаниясенең баш инженеры Сергей Скучаев.
Шулай да, йорт халкы вәгъдәләр үтәлер дип өметләнә. Кешеләр капиталь төзекләндерү мәсьәләсен кабат күтәрәчәкләрен дә белдерделәр.

Лилия Заһретдинова

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев