Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Блогер тарафыннан алданган түбәнкамалылар полициягә гариза язган

Алар блогерның эшчәнлеген туктатуны таләп итәләр.

Татарстан блогеры социаль челтәрләрдә Дубайда ял итәргә теләүчеләр өчен арзан бәягә сәяхәт турлары тәкъдим иткән. Ләкин сәяхәт итәргә теләүчеләрнең өметләре акланмаган. Блогер тарафыннан алданган түбәнкамалылар полициягә гариза язган. Алар блогерның эшчәнлеген туктатуны таләп итәләр.

«Зәңгәр диңгез киңлекләрен күрү бәхете дә тәтемәде, акчадан да колак кактык — өметләребез акланмады», — зыян күрүчеләр үзләренең зарларын әнә шулай белдерәләр. Зарланучылар саны көннән-көн арта. Кешеләр арзан гына бәягә Гарәп Әмирлекләрендә ял итеп кайту мөмкин булуына соңгы чиккә кадәр ышанганнар. Шулай булмый соң — «эшлекле блогер» аның турларын сатып алып, Дубайга очкан бәхетле кешеләр турында социаль челтәрдә көн саен матур-матур кызыктыргач постлар урнаштырган.

Ләкин ялтыраган һәрнәрсә дә алтын түгел. Хатын-кыз хәйләдә барысын да уздырган — арзан турлар турында сүз шунда ук халык арасында таралып өлгерә. Кешеләр шикләнсәләр дә, шундый кызыклы тәкъдимнәргә каршы тора алмыйлар. 

«Күпме кешене алдалап, алар үзләрен намуслы кешеләргә исәплиләрме икән? Шулкадәр күп явызлыкны һәм тискәрелекне берничек тә аңлата алмыйм!» — ди зыян күрүчеләрнең берсе. 

«Алар 2024 елның 1 августына акчаны кире кайтарырга вәгъдә иттеләр, һәм шуның белән бетте — бүтән элемтәгә чыкмадылар», — ди тагын бер зыян күрүче. 

«Пирамида» әнә шулай җимерелә. Блогер «яхшылык кылучы» дан тискәре персонажга әверелеп куя. Баштарак хатын акчаны бер атна эчендә кире кайтарырга вәгъдә итсә, аннары бер ай көтәргә куша. Ә хәзер ул алданганнар белән 2024 елда гына исәп-хисап ясаячагын белдергән.

«Дустыма, барлык сәяхәтләр дә туктатыла, бер ел эчендә акчаны кире кайтарачаклар, дип хәбәр җибәрдем. Ләкин мине иң гаҗәпләндергәне — блогер сәяхәтләргә турларны сатуын дәвам итә һәм зыян күрүчеләр саны көннән-көн арта бара», — дип сөйли зыян күрүче. 

Очып киткәннәргә дә бәхет елмаймаган. Аларга Дубайда тоткарланырга туры килгән. «Эшмәкәр» хатын хәтта ул туристларны кире өйләренә кайтару мәшәкатьләре турында да кайгыртмаган.

«Алданган туристлар хәзер анда һәм аларның ашарларына бернәрсә дә юк. Алар кире оча алмыйлар». Бушлай сыр тәбедә генә була. Дубайга кадәр очу бер якка 50 мең сумга якын, ә блогерның юлламалары күпкә арзан булган. Акча күчергән кешеләрнең кулларына соңгы чиккә кадәр бернинди документ та бирмәгәннәр. Бу үзе үк аларда шик уятырга тиеш иде, дип саный туроператорлар. 

«Турның төп шарты — үзара килешү турында документ һәм акча түләгәнгә чек булу. Турның арзан бәядә булуы да кешеләрдә шик уятырга тиеш иде», — ди туроператор Гөлшат Һадиева. 

Бүгенге көндә блогерның әлеге гамәлләреннән бөтен Россия буенча 600дән артык кеше зыян күргән. Гомуми зыян — 19 миллион сумнан артып китә. Алар арасында якынча 20 түбәнкамалы да бар. Хәзерге вакытта биш Түбән Кама кешесе полициягә барып, блогер өстеннән гариза язган да инде.

Вера Моратова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев