Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Бәлагә китергән игътибарсызлык

Сөембикә урамында машина мотоцикл белән бәрелешкән.

Кичке сәгать 7ләр тирәсендә «Лада Гранта» автомобиле алдагы машинаны зур тизлек белән узарга чыккач, мотоциклны күрмичә кала. Һәлакәт хәтта бер машинаның видеорегистраторына төшерелә. Нәтиҗәдә, 27 яшьлек мотоцикл йөртүчесе җилкә һәм бот сөяге сыну, баш мие селкенү диагнозлары белән, 1 нче дәрәҗә шок хәлендә хастаханәгә озатыла. Авария сәбәбе юл кагыйдәләрен үтәмәү дип күрсәтелә.
Түбән Кама районындагы Сарсаз-Бли авылында «Лада Гранта» автомобиле зур тизлек белән каршы як юлга чыгып, «Киа Рио» автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, чит ил машинасының 63 яшьлек йөртүчесе умыртка баганасының бил өлешендәге һәм корсагындагы җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. Аның пассажирын, 64 яшьлек хатынны шулай ук хастаханәгә алып киткәннәр. «Лада Гранта» пассажиры да җәрәхәтләнгән: аның беләге, балтыры сынган, аягында яралар бар.
Сәнәгать зонасында тагын бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Иртәнге сәгать 6лар тирәсендә «Тойота» машинасы «ВАЗ-2107» автомобиле белән бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте. Бәрелешү нәтиҗәсендә «җиделе»нең бензин багы ярылып, ягулыгы юлга агып чыккан. Ярдәмгә чакырган янгын сүндерүчеләр бензинны юлдан юып төшергәннәр.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X