Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

«Бизнес» барып чыкмаган

Түбән Каманың Вокзал урамы 8 нче йорт янында ике ират кәеф-сафа корып эчеп утырганда, спиртлы эчемлекләре бетеп китә. Кибеткә йөгереп кенә барып килергә кесә төбе дә такыр.

Тик бу ир затлары озак уйламыйча, үзләре утырып ял иткән балалар мәйданчыгының тимер коймаларын кисеп, металлоломга тапшырмак булганнар. Шул исәп белән, тугыз рәшәткәне кисәргә дә өлгерәләр. Тик аларның бәхетсезлегенә, балаларның бәхетенә, кыңгыр эшләрен уяу шәһәрдәшләр күреп алып, вакытында полициягә хәбәр итә. Хәзер аларга закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев