Туган як

Битлек өчен үсмерне богаулаганнар

Вакыйгага карата бик күп төрле фикерләр: хуплаучылар да бар, каршылар да.

Социаль челтәрләрдә шәһәребездәге супермаркетларның берсендә битлеге дөрес киелмәгән дип, бер егетне полиция тоткарлаган видео яшен тизлегендә таралды.

Берәүләр егетне якласа, икенчеләре полиция хезмәткәрен тетеп салды. Видеодан күренгәнчә, егет авыртудан зарланып, үзен җибәрүләрен сораса да, полиция хезмәткәре аның сүзләренә колак салмый. Әле күптән түгел генә битлексез пассажирны автобустан этеп-төртеп чыгарып, күрше Чаллы шәһәре «дан казанган» иде. Хәзер инде Түбән Камада шуңа охшаш хәл.

Бу уңайдан Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең НТР хәбәрчесенә биргән рәсми аңлатмасы белән дә танышып китик:

 «21 июньдә, санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итүгә юнәлтелгән чикләү чараларын тормышка ашыру кысаларында, Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе хезмәткәрләре Түбән Каманың азыктөлек кибетләренең берсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2020 елда гамлгә кергән №208 (30.04.2020 ел, редакция) карарының 11 нче пунктын бозып, шәхси саклану чараларыннан башка (битлексез) йөргән яшь кешене күреп алалар. Полиция хезмәткәрләре иратка шәхси саклану чараларыннан файдаланырга яки кибеттән чыгарга тәкъдим итә. Тик егет полицейскийларның законлы таләбен үтәүдән баш тарта. Нәтиҗәдә, полиция хезмәткәрләренә хокук бозучыга карата физик көч кулланырга туры килә. Егет, кибеттә йөрүчеләрнең ике арада барган низагны телефоннарга төшерүләрен күреп, демонстратив рәвештә махсус кычкыра һәм ярдәм сорый башлый»,

– дип билгеләп үтә җирле эчке эшләр идарәсенең рәсми вәкиле.

Бу егетнең шәхесе дә ачыкланган: ул 17 яшьлек түбәнкамалы һәм аңа карата Россия Федерациясенең административ хокук бозулар кодексының маддәләре буенча протокол төзелгән һәм балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенә җибәрелгән.

Кызганыч, видео язма астындагы комментарийлардан егетне яклап, полиция хезмәткәрләренә каршы сүз әйтүчеләр күплеген күрергә була. Араларында: «Гомер буе полициядә эшләрбез дә авторитетлы булырбыз дип уйлыйсызмы? Ковид беткәч нәрсә эшләрсез? Аеруча куркыныч җинаятьче, кеше үтерүчене тоттыгызмыни? Урамда баднитларны тотыгыз әнә!» кебек эчтәлектәгеләре шактый.

Шушы язмаларны укыгач, халык арасында полициянең дәрәҗәсе никадәр булуын аңларга мөмкин. Хәзер бит кеше тизрәк кулына телефон алып, видеога төшерә башлый. Әгәр полиция хезмәткәре үзе дә баштан ук видеога төшерсә, «кем хаклы да, кем хаксыз» дигән бәхәс тә тумаган булыр иде.

Түбәнкамалылар һәм, гомумән, интернетның даими кунаклары Илназ Пиркин белән булган вакыйганы яхшы хәтерли әле. Бу вакыйганы телевизордан күргән шәһәрдәшебез Сәлим Вәлиуллин үзенчә аңлатма биреп: «Егет тә бик дөрес эшләмәгән шул. Полиция кибеттән чыгарга тәкъдим итүгә, чыгып киткән булса, вакыйга болай зурга китмәгән булыр иде» – дип егетнең сәламәтлеге турында борчыла. Асия Галиева да: «Вакыйга шау-шу куптаргач, үзара килешеп, бер-берсен гаепләми генә, уртак фикергә килсеннәр иде. Егет тә, полиция дә күпмедер дәрәҗәдә хаксыз. Тик егет бит әле бала гына. Мин әни, дәү әни буларак баламны болай егып салуларын теләмим. Полиция хезмәте дә моны истә тотсын иде. Егет бәлки каядыр ашыккандыр. Аның битлеге булган бит. Борынын гына капламаган». Регина Петрова: «Минем уйлавымча, полиция дөрес эшләмәгән. Егет хәтта битлексез булса да, бу кешенең кулларын каерып, идәнгә егып салырга ярый дигән сүз түгел. Ә аның битлеге булган. Ялгышмасам, алар беренче очракта кисәтү генә ясарга тиеш түгелме соң?»

Шәһәребезең медицина көллиятендә укучы бу егет, битлекле режим турында белмәгәндер, дип әйтеп булмый. Күпчелек халык кебек ул да бәлки, битлекне иягенә генә асып куйгандыр? Кибетләрдә, урамнарда, җәмәгать транспортында күпчелек шулай яки битлексез йөри. Тик нигә менә бу егеткә бәйләнгәннәр, анысы билгесез.

Бу бәхәс тиз арада хәл ителерме? Әлегә егет үзенең күгәргән урыннары турында белешмә алып, полиция хезмәткәрен судка бирергә җыена икән. Бу очракта гына түгел, гомумән, хокук сакчыларының хезмәткәрләренең, яки гади кешеләрнең башбаштаклыгыннан зарланып, полиция идарәсенә шикаять белән барырга һәм анда гариза язарга кирәк.

Алга таба кемнең хаклы икәнен тикшерү күрсәтер. Язмамны йомгаклап шуны әйтәсе килә: Россиядә нидер эшләүне тыйган законнар бик күп. Йортта мал суярга ярамый, җәмәгать урыннарында тәмәке тартырга ярамый, кайбер токымлы этләрне борынчыксыз йөртергә ярамый... Тик аларның берсен дә кулларын артка каерып, участокка алып китмиләр бит.

Кызганыч, күбебез юридик яктан белемсез. Үзебезнең законнарны белеп бетермибез, хокукларыбызны яклар өчен кемгә, кайда мөрәҗәгать итүдән дә хәбәрсез. Кайберәүләр халык алдында начар даны чыгудан курка, кемнәрдер полция белән бәйләнешкә керергә теләми, күпчелекнең мәшәкатьләнеп йөрисе килми. Шуңа күрә дә, югарыда телгә алынган охшаш вакыйгалар әледәнәле чыгып тора...

«Короновирусның беренче дулкыны гына Мәскәү бюджетын ике миллиард сумга баеткан» ”

«Татарстанда узган ел битлексез йөрүчеләргә йөз меңнән артык штраф салынган»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: