Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Бүген «Камский Бриз» фестиваленең икенче көнне уза

Кичә Татарстан хәбәрчеләренә лекцияләрне Юлия Шустрая, Алмаз Хәкимов һәм медиатренер Сергей Бондарев укыдылар.

Сергей Бондарев үзе дә журналист, тренер-практик. Спикер Америка, Австрия, Гарәп Әмирлекләре, Япония һ.б. илләрдән репортажлар циклы әзерләгән, шулай ук Себергә, Путоран платосына экспедицияләргә барган, Ленин пигына һәм Эверестка альпинистларның менүләре турында фильмнар төшергән.

Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин исә “Камский бриз” фестивалендә спикер Юлия Шустрая дәресендә ярдәм итте. Кайчандыр НТР телерадиокомпаниясендә эшләп киткән, хәзерге вакытта “Россия 24” каналында хезмәт куючы Юлия хәбәрчеләрне мэрдан интервью алуларын сорады, аннары хаталарны күрсәтте, кешеләр белән дөрес итеп әңгәмә корырга, әңгәмәдәшне ишетә белү серләрен өйрәтте.

– Бик яхшы осталык дәресе булды бу! Мондый алымнар куллану дөрес дип саныйм. Шаблоннар кайдадыр кирәк, ләкин кешеләргә дә кызык булырга тиеш, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Айдар Метшин.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев