Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Без капчыкта ятмый

«Чайка» балалар лагере янында көпә-көндез коры үлән яна башлаган.

Янгынны сүндерүдә биш янгын сүндерү машинасы, өч су ташучы машина, трактор, өч ЮХИДИ автомобиле һәм 36 кеше катнашкан. Янгын мәйданы бер гектар тәшкил иткән. Урын таулы һәм чокырлы булганга, утны дүрт сәгатьтән соң гына сүндерә алганнар. Бу вакытка хәтта Түбән Кама – Чистай юлы вакытлыча ябылып торган. Күпбалалы гаиләләр бистәсендә берәүнең йорт төзелеше материаллары янган, ә менә мунчасын янгын сүндерүчеләр саклап калган.

Ә менә Менделеев урамындагы 24 нче йорт каршында кырдагы коры үләнгә ут төрткән кешене шушы көннәрдә тоткарлаганнар. Әлеге кыңгыр гамәленең сәбәбен 35 яшьлек бәндә «шаяртмакчы идем» дип аңлаткан һәм үкенүен әйткән. Исегезгә төшерәбез, 30 апрельдә ир велосипедта каядыр барганда, туктап, коры үләнгә ут төрткән. Аның бу «шаяртуы» аркасында берничә автомобиль аздан гына янмыйча калган. Су беткәч, янгын сүндерүчеләр утны киемнәре белән сүндергәннәр.

Ир кыланышларын каршы йорттагы видеокамера төшереп алган. Хокук сакчылары берничә дистә видеоязма карагач, зыян итүчене тапканнар.

– Тикшерү бара. Гаебе расланса, 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр штраф түләргә кирәк булачак, – дип аңлатты Түбән Кама күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Рамил Насыйбуллин.

Ел башыннан Түбән Камада барлыгы 134 янгын теркәлгән (узган елның бу вакыты эчендә – 116). Янгыннарда өч кеше үлгән.

Шушы көннәрдә генә шулай ук Химиклар урамында 88 нче йорт каршындагы кырда коры үлән янган. Бу очрак төнлә, сәгать 2ләр тирәсендә булган. Бер хатын әйтүенчә, бу урында кемдер салют җибәргән. Янгын шулай ук юл кырыенда торган машиналарга җитә язган. Хөрмәтле түбәнкамалылар, 11-17 майда Татарстандагы урманнарда көчле янгын куркынычы (4 нче класс) көтелә. Бу хакта республика гидрометцентры хәбәр итә. ТР буенча ышаныч телефоны номеры: 8(843) 288-46-96.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X