Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Бер кызны бүлешә алмыйча...

12 июньдә Кама Аланында 24 яшьлек егетнең канга баткан үле гәүдәсен тапканнар. Районара тикшерү бүле-генең өлгән тикшерүчесе Рафаэль Шакиров сүзләренә караганда, ике егет мәктәптә укыганда бер үк кызга гашыйк булганнар. Әмма кызның боларга артык исе китмәгән, күрәсең, ул берсенең дә мәхәббәтен кабул итмәгән һәм, мәктәпне тәмамлагач, Казанга күчеп киткән. Кызның...

12 июньдә Кама Аланында 24 яшьлек егетнең канга баткан үле гәүдәсен тапканнар.

Районара тикшерү бүле-генең өлгән тикшерүчесе Рафаэль Шакиров сүзләренә караганда, ике егет мәктәптә укыганда бер үк кызга гашыйк булганнар. Әмма кызның боларга артык исе китмәгән, күрәсең, ул берсенең дә мәхәббәтен кабул итмәгән һәм, мәктәпне тәмамлагач, Казанга күчеп киткән. Кызның чит шәһәргә китүе әлеге егетләр күңелендәге мәхәббәт ялкынына утын гына өстәгән.
Сабантуйга һәм әти-әнисенең хәлен белергә дип туган поселогына кайткан кыз кинәт кенә егетләрнең берсе белән очрашып йөри башлаган. Бу турыда белеп алган икенчесенең ачуы чыккан, һәм ул көндәшен «ирләрчә» сөйләшеп алырга чакырган. Алар очрашып, әлеге хәлгә ачыклык кертер өчен, кафе артындагы бер почмакта «сөйләшә» башлаганнар. Тиздән аларның «разборка»сы сугышуга барып җиткән. Бокс белән шөгыльләнүче берсе икенчесенең башына суккан, көндәше егылып, башы белән асфальтка бәрелгән һәм аңын югалткан. Ә боксчы егет, җиңүенә сөенеп, өенә кайтып киткән.
Шунысы аянычлы: төне буе, аңына килә алмыйча, кафе артында яткан егеткә берәү дә ярдәмгә килмәгән. Икенче көнне иртән кыз, егете телефонын алмаганына борчылып, берәр хәл булмадымы икән, дип танышы белән аны эзләргә керешкәннәр һәм аның үле гәүдәсен кафе артында тапканнар.
Менә шулай, бер кызны бүлешә алмаган ике егетнең берсе япь-яшь килеш якты дөньядан китеп барган, ә икенчесе төрмәгә кереп утырачак...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев