Туган як

Бер көндә – ике «теракт»

Узган пәнҗешәмбедә, 30 июльдә Түбән Камада гадәттән тыш ике хәл булды: Химиклар урамындагы «Сити Молл»ны шартлату белән янау һәм Халык иҗаты йорты янәшәсендә урнаштырылган М.Җәлил һәйкәле янында алагаем зур кара пакет табылу. Бәхеттән, боларның берсе дә фаҗигагә китермәде... Төш турысында, төгәле 12.55 сәгатьтә редакциягә газета укучыларыбыз шалтыратып, «Сити Молл»дагы кино...

Узган пәнҗешәмбедә, 30 июльдә Түбән Камада гадәттән тыш ике хәл булды: Химиклар урамындагы «Сити Молл»ны шартлату белән янау һәм Халык иҗаты йорты янәшәсендә урнаштырылган М.Җәлил һәйкәле янында алагаем зур кара пакет табылу. Бәхеттән, боларның берсе дә фаҗигагә китермәде...
Төш турысында, төгәле 12.55 сәгатьтә редакциягә газета укучыларыбыз шалтыратып, «Сити Молл»дагы кино залында фильм карап утырганда, «шартлаткыч куелган дигән хәбәр бар, халыкны бинадан эвакуацияләргә куштылар», дип, үзләрен бик тиз генә чыгарып җибәрүләре турында әйттеләр.
Әлеге вакыйга буенча эчке эшләр идарәсе хезмәткәре Булат Нәбиуллиннан түбәндәгеләрне белешә алдык.
12.35 сәгаттә Түбән Кама эчке эшләр идарәсенә шалтыраткан билгесез ир-ат үзендә 15 килограмм тротил барлыгы, ике сәгать эчендә «Сити Молл»ны шартлатырга җыенуы хакында әйтә. Бу хәбәр алынуга, барлык ашыгыч хезмәтләр - хокук сагындагылардан башлап, МЧС, «ашыгыч ярдәм» һ.б. «Сити Молл»га юнәлә. Бинадан, янкорманы да кертеп, 500 кешене 25 минут эчендә урамга чыгарып бетерәләр. Өйрәтелгән дүрт эт ярдәмендә бинаның барлык катларын да җентекләп тикшерәләр. Бәхеткә, куркыныч берни дә табылмый. 16.14 сәгатьтә инде бу сәүдә үзәге кабат эшкә керешә.
Б.Нәбиуллин әйтүенчә, дежур бүлеккә шалтыраткан билгесезне ачыклау буенча чара күрүгә керешелгән.
Кичке сәгать 7ләр тирә-сендә, эштән кайтышлый, Октябрьнең 50 еллыгы урамы буйлап Спортивная ягына таба төшә торган юлда - берничә полиция машинасы, ә Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданчыкта кара киемле хезмәткәрләр торганы күзгә ташланды. Аларны бирегә килергә мәҗбүр иткән табылдык - зу-ур кара пакет та әллә каян күренеп тора иде...
Җәлил һәйкәлен узыбрак, үләнлеккә ташлап калдырылган пакетны шул тирәдән үтеп баручы бер уяу ир-егет күреп, телефоннан дежур бүлеккә шалтыраткан...
«Сити Молл»дагы вакыйгадан соң ук бирегә килгән хокук сагындагылар халыкны һәйкәл яныннан үткәрмичә, ерактанрак ураталар иде...
Кинологлар килеп тикшер-гәч, биредә дә шикле нәрсә юклыгы ачыклана. Б.Нәби-уллин сүзләренә караганда, халыкны хәвефкә төшергән теге кара пакетта шәрабы эчелеп бетмәгән шешә булган. Сәер, бер шешә өчен әллә каян ук күзгә кереп торырлык олы пакет нәрсәгә кирәк булды икән?!
Болай да инде элекке союздаш республика Украинада бара торган сугыш шаукымы халыкны эчке бер киеренкелектә тота. Җитмәсә, узган көз террорчылык шомы белән куркытулары күңелгә юшкын булып утырган.
Бу юлы нәрсә сәбәп? Украинадагы сугыш учагын Россиядә дә кабызыр өчен җай эзлиләр, халык күңеленә коткы сала торалармы? Кемнәр? Әмма «мөселман террорчылары» дигән иске җырны гына кабатламасыннар. Яңарагын эзләп тапсыннар иде.
Сугыш чыгару өчен махсус өйрәтелгән коткы таратучылар, Әфганстан, Ирак, Ливия, Сүрия, Египет кебек илләрдә бик җиңел генә сугыш уты кабызган шикелле, илебездәге кайбер хезмәтләр белән берлектә, Россиянең донор ролен үтәүче ныклы төбәге Татарстанда да шул ук сценарий буенча эш итмәкче булалармы? Ышанырга мөмкин. Америка һәм Европа илләре Украинадагы сугышка Россияне әллә нинди юллар белән этеп кертергә маташа бит. Ул ниятләре барып чыкмагач, инде Россиягә карата икътисадый һ.б. тыюлар кулланалар. Тулысынча чит илләргә товар, азык-төлек бәйлелегенә төшкән Россиядә сугыш чыгару өчен, халкын яши алмаслык хәлгә җиткерү дә җитә дип уйлыйлармы... Әгәр шулай икән, промышленность нык-лы үсеш алган һәм көннән-көн күбрәк продукция җитештерә торган һәм элек-электән донор төбәк ролен үтәгән Түбән Камага «кара игътибар» юнәлтүләре дә бик мөмкин...
Нәрсә генә булса да, «бар да яхшы, террорчы мөселманнар кулга алынды», дип хисап бирү өчен генә ашыгыч карарга киленмәсен, чын гаеплеләр ачыклансын иде... Ә аның өчен, иң элек, «Сити Молл»ны шартлату белән янаучының үзен (гәрчә компьютер программасы ярдәмендә тавышын үзгәрткән булса да) ачыкларга кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: