Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Бер көндә – икәү

Бызов һәм Тынычлык урамнарында ике бала машина көпчәкләре астында калган. Ике очракта да 7 һәм 8 яшьлек малайлар кинәт юлга йөгереп чыккан, йөртүчеләр машиналарын туктатырга өлгермәгән.

Бер очрак Тынычлык урамындагы 83 нче йорт янында булган. 7 яшьлек бала балалар мәйданчыгында уйнаган вакытта, сикереп торып, юлга йөгереп чыккан. Автомобиль, тизлеге зур булмаса да, туктап калырга өлгермәгән. Бәхеткә, бала исән калган һәм җиңелчә генә җәрәхәтләнгән. Ә менә Бызов урамы 13 нче йорт каршындагы юлда машина бәргән малайның хәле күпкә авыр. ЮХИДИнең матбугат бүлеге хезмәткәре Раил Габидуллин әйтүенчә, ул авыр җәрәхәтләр белән шәһәрнең балалар хастаханәсенә озатылган. Тикшерү бара.     
ЮХИДИ хезмәткәрләре ата-аналарга балалары белән юл куркынычсызлыгы буенча әңгәмәләрне ешрак уздырырга киңәш итә. Машина булмаганда яки ул туктаса гына юл аша узарга кирәклеген аңлатыгыз. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев