Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Батырлыкмы, тәвәккәллекме?..

Күпкатлы йортларда тәрәзә юу, аяныч нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин.

Яз, җәй вакыты җиттеме Түбән Камада «сезон»лы фаҗигаләр саны арта. Я ата-аналары тәрәзәне ачып калдырып, балалары егылып төшә, яисә хатын-кызлар тәрәзә юганда аска «оча»... Бу хәлләрнең күбесе, кызганычка, үлем белән тәмамлана.

Төзүчеләр урамындагы 53 нче йортта сигезенче катта тәрәзәне юган хатын егылып төшкән. Җәрәхәтләрдән ул урында һәлак булган. Аңа нибары 54 яшь кенә иде. Подвалга керү урынының түбәсендә яткан гәүдәне йорт яныннан узып барган слесарь күреп алып, башта исерек ята дип уйлаган. Мәет янында чүпрәкләр дә булган.


Бу фаҗига түбәнкамалыларны битараф калдыра алмады: «Бишенче катта яшим. Елына ике тапкыр калтыранып, курка-курка тәрәзә юам, алай да бик сузылмаска тырышам», «Кызганыч, хатын яшь әле, якыннарының кайгыларын уртаклашам», «Үзем дә куркам тәрәзә юарга», «Тәрәзә чиста булсын дип, гомеремне куркыныч астына куймыйм» ише шәрехнамәләр белән социаль челтәрләр тулган.


Элек тәрәзәләр агачтан булса да, эчке якка ачыла иде. Ә хәзер пластиктан ясалганнарын куйдыру модага кереп китте. Ләкин заказ бирә башлыйбызмы, ясаучы, куючы фирма төрле вак хезмәтләрне кертеп, бездән мөмкин кадәр күбрәк акча алырга тырыша, ә без, киресенчә, күп нәрсәдән баш тартабыз. Әйтик, ике капкачлы тәрәзәнең берсе ачылмый торган итеп ясату арзанракка төшә бит! Янәсе, юарбыз ничек тә булса...

Ике капкачлы тәрәзәнең берсен ачылмаслык итеп ясату – кимендә 11 мең сумга,
икесе дә ачылсын дисәгез – кимендә 13 мең сумга төшәчәк.

Юуга килгәндә, хәзер нинди генә җайланмалар юк: махсус швабралар да сатыла, интернет аша магнитлы чистарткыч та сатып алып була. Гомерегез өчен курыксагыз, Түбән Камада махсус клининг компанияләр дә бар: өегезне дә җыештыралар, келәмнәрне дә чистарталар, тәрәзәләрне дә юалар. Бәяләре төрле. Тәрәзәнең бер квадрат метры өчен 80 сумнан 300 сумга кадәр алалар. Ләкин хатын-кызлар бу бәяне кыйммәтсенеп, барыбер гомерләрен куркыныч астына куеп, тәрәзәләрне үзләре юуны дәвам итәләр, балалары – әнисез, ирләре хатынсыз калыр дип нишләп уйламыйлар икән?..

Тәрәзәләр юган вакытта ычкынып китеп, егылып төшүчеләр бер Түбән Камада гына түгел, билгеле. Быел мондый очраклар Казанда, Мәскәүдә, Волгоград һәм Пенза өлкәләрендә һ.б. урыннарда теркәлгән. Бу хатыннарның 52-64 яшьтәбулулары билгеле.

Ә менә яшь ата-аналарның үз чире бар: эссе көндә күбесе тәрәзәне ачып куя. Сабыйлары тәрәзә төбенә менеп сеткага тотына да, егылып төшә. Мондый фаҗигаләр ел саен булса да, бәхеткә, быел әле теркәлмәде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев