Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Бастрыкин Түбән Камада бала өстенә боз төшү эшен контрольгә алды

Вакыйга 20 декабрьдә булды.

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин ведомствоның Татарстан идарәсе җитәкчесенә Түбән Камада бозлы карның бала өстенә төшү факты буенча үткәрелгән тикшерү эшләре турында хәбәр итәргә кушты. Бу хакта Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

20 декабрьдә Түбән Каманың Вахитов проспектындагы 19а йортының түбәсеннән 8 яшьлек малай өстенә бозлы кар кисәге төшә. Табиблар сүзенчә, бала ачык баш мие җәрәхәте диагнозы белән Казан ДРКБсына китерелә.

РФ ҖК 238 маддәсенең беренче өлеше буенча («Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү») җинаять эше кузгатылган. Зыян күрүченең әти-әнисе бу хәл өчен торак идарәче компаниясен гаепли. Идарәче компания исә, кар кисәге төшкән балкон хуҗасы җавап бирергә тиеш, дигән фикердә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев