Башына — йозак белән
25 октябрьдә, төн уртасы якынлашканда, Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә Тынычлык урамындагы 8нче йорт янында канга баткан, җан әсәре сизелмәгән ир гәүдәсе ятуы турында хәбәр алына. Шул урынга килгән полиция хезмәткәрләре әлеге мәетнең кемнеке булуын тиз ачыклыйлар. Ул - шәһәрнең бер автомастерскоенда слесарь булып эшләгән 54 яшьлек түбәнкамалы...
25 октябрьдә, төн уртасы якынлашканда, Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә Тынычлык урамындагы 8нче йорт янында канга баткан, җан әсәре сизелмәгән ир гәүдәсе ятуы турында хәбәр алына.
Шул урынга килгән полиция хезмәткәрләре әлеге мәетнең кемнеке булуын тиз ачыклыйлар. Ул - шәһәрнең бер автомастерскоенда слесарь булып эшләгән 54 яшьлек түбәнкамалы була. Суд-медицина экспертизасы әлеге ирнең башындагы күпсанлы җәрәхәтләрдән үлгәнлеген билгели.
Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләренә үтерүчене тоту өчен нибары тәүлектән дә кимрәк вакыт кирәк булган. Сорашу барышында, үтерелгән кешенең, алдагы көндә эштән соң, шахмат уйнау нияте белән, бер танышының гаражына килүе мәгълүм була. Уен барышында алар аракы да эчкәннәр. Җинаятьне эшләүдә шикләнелеп кулга алынган 65 яшьлек гараж хуҗасы сүзләренә караганда, гаражда алар арасында низаг килеп чыккан һәм ул танышының башына 10 мәртәбә амбар йозагы белән суккан. Аннан соң җансыз гәүдәне автомобиленә салып, Тынычлык урамындагы 8нче йорт янына илтеп ташлаган.
Гаражның идәнендә һәм стенасында, шулай ук, машина багажнигында үлгән кешенекенә туры килә торган кан таплары тапканнар. Гараж хуҗасы үз гаебен тулысынча таныган. Хәзерге вакытта ул сак астында. Үлгән кешенең дә, шулай ук, аны үтерүченең дә элек җинаять җаваплылыгына тартылганнары булмаган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 гыйнвар 2021 - 10:20Телебезне саклауга битараф булмыйк ТР Дәүләт Советының узган елгы март аендагы утырышында, Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев туган телебезне саклау һәм үстерүне тәэмин итәрлек абруйлы орган булдыру тәкъдиме белән чыккан иде. Аның фикерен хуплап, Президент Р.Миңнеханов бу эшне оештыруга Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның алынуын сорады. Әлеге кандидатураны күпләр хуплады.1900
-
19 гыйнвар 2021 - 08:00Без белмәгән сугыш Узган ел бар уйларыбыз, Җир Кояш тирәсендә әйләнгән шикелле, коронавирус дигән зәхмәт тирәсендә генә бутала торгач, бар кешелек өчен мөһим бәйрәмнәргә игътибарны киметтек бугай. Тик тормыш ничек кенә үз кануннарын кертеп, яшәү рәвешен бер селтәнүдә үзгәртеп куймасын, Бөек Җиңү дигән утлы хәтерне сызып ташларга хакыбыз юк.2700
-
18 гыйнвар 2021 - 10:11Милләтпәрвәрләр тәрбияләү – җаваплы бурыч Яңа, 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак узачак. Яңа елны каршыларга санаулы көннәр генә калгач, Түбән Кама педагогика көллиятендә шәһәребезнең Аксакаллар шурасы һәм язучылар катнашында узган очрашу шул темага багышланды.9700
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
15 гыйнвар 2021 - 09:56«Идарәче компанияләрдә сорауларга җавап бирерләр»Гыйнвар башында коммуналь түләүләр өчен килгән квитанцияләр түбәнкамалыларны шаккатырды. Бигрәк тә, җылылык өчен саннар «шатландырды».31400
-
16 гыйнвар 2021 - 10:08Юкка чыгарганны тикшерәчәкләр Дуңгыз чумасы авыруы килеп чыгу сәбәпле, Пробуждение бистәсендә дуңгызларны һәм алардан җитештерелгән ризыкларны алып, юкка чыгарачаклар.15800
-
16 гыйнвар 2021 - 08:42Яңа кануннар нәрсә турында сөйли? Депутатлар хезмәт хакын юкка алып ятмый – яңа елдан безне яңа кануннар белән сөендерделәр, ә бәлки, көендергәннәрдер.15100
-
16 гыйнвар 2021 - 08:18«Тотса Мәскәүләр якаң...» Яңа елның озын каникулларында Россиянең Континенталь хоккей лигасы (КХЛ) турниры матчлары туктаусыз дәвам итте.13800
-
18 гыйнвар 2021 - 10:11Милләтпәрвәрләр тәрбияләү – җаваплы бурыч Яңа, 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак узачак. Яңа елны каршыларга санаулы көннәр генә калгач, Түбән Кама педагогика көллиятендә шәһәребезнең Аксакаллар шурасы һәм язучылар катнашында узган очрашу шул темага багышланды.9700
-
18 гыйнвар 2021 - 08:06Сынауларның була төрлесе Шулай килеп чыккан инде, абыйны авыл хуҗалыгы институтын уңышлы тәмамлагач, Үзбәкстанга эшкә җибәргәннәр. Ике ел эшләргә кирәклеген дә ныклап искәртәләр үзенә.5300
-
19 гыйнвар 2021 - 08:00Без белмәгән сугыш Узган ел бар уйларыбыз, Җир Кояш тирәсендә әйләнгән шикелле, коронавирус дигән зәхмәт тирәсендә генә бутала торгач, бар кешелек өчен мөһим бәйрәмнәргә игътибарны киметтек бугай. Тик тормыш ничек кенә үз кануннарын кертеп, яшәү рәвешен бер селтәнүдә үзгәртеп куймасын, Бөек Җиңү дигән утлы хәтерне сызып ташларга хакыбыз юк.2700
-
19 гыйнвар 2021 - 10:20Телебезне саклауга битараф булмыйк ТР Дәүләт Советының узган елгы март аендагы утырышында, Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев туган телебезне саклау һәм үстерүне тәэмин итәрлек абруйлы орган булдыру тәкъдиме белән чыккан иде. Аның фикерен хуплап, Президент Р.Миңнеханов бу эшне оештыруга Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның алынуын сорады. Әлеге кандидатураны күпләр хуплады.1900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика