Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Башлары авышканнар котырамы, әллә...

12нче мәктәпнең 6в классында укыган унөч яшьлек Булат белән аның дворник булып эшләгән әнисе Эльмира Заһриеваның үле гәүдәләрен Спортивная урамының үзләре яши торган 17нче йорт квартирында табалар. Икенче гаиләсе белән яшәүче элекке гаилә башлыгы, улының кесә телефоны җавап бирмәгәч, килеп, үз ачкычы белән квартир ишеген ачып керә. Зур бүлмәдә элекке...

12нче мәктәпнең 6в классында укыган унөч яшьлек Булат белән аның дворник булып эшләгән әнисе Эльмира Заһриеваның үле гәүдәләрен Спортивная урамының үзләре яши торган 17нче йорт квартирында табалар. Икенче гаиләсе белән яшәүче элекке гаилә башлыгы, улының кесә телефоны җавап бирмәгәч, килеп, үз ачкычы белән квартир ишеген ачып керә. Зур бүлмәдә элекке хатынының - шәрә яткан, улының да киемсез үле гәүдәләрен күреп, полициягә шалтырата…
Оператив төркем, җинаятьче эзенә төшү өчен, бу квартирда төнгә кадәр тикшерү эше алып бара. Ана белән улының гомерләре, якынча, 11 мартта өзелгән булырга тиеш. Икесе дә буып үтерелгән.
Түбән Каманың рәсми сайтында, тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкийның "На теле ребенка были обнаружены следы сексуального насилия. По данному факту возбуждено уголовное дело по статье "Убийство двух лиц". А также "Насильственные действия сексуального характера, в отношении лица, не достигшего 14-летнего возраста", дигән сүзләре дә китерелгән. Малайның көчләнгән булуын суд-медицина экспертизасы ачыклаган.
Хокук сагындагылар Булат белән Эльмираны үтерүдә шик төшкән кешене кулга алганнар: ул - 32 яшьлек түбәнкамалы. Чыннан да, ул үзенең 11 март кичендә Эльмираларда кунакта булганын раслаган. Тикшерүчеләр фикеренчә, әлеге җинаятьне кылуда нәкъ шул адәм гаепле икән. Газетаны бастыру өчен, 14 мартта типографиягә тапшырырга хәзерләгәндә дә әле 32 яшьлек бәндәнең бу җинаятьне әлегә үз өстенә алмаганлыгын ишеттек. Ул хакта безгә эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәткәре Булат Нәбиуллин әйтте.
Сабыйны һәм аның анасын үтергән ерткыч иң каты җәза алырга тиеш, балалары, оныклары булганнар шуны таләп итә. Шул ук вакытта, план үтәү өчен генә, бер гаепсез кешене рәшәткә артына озатудан да сакланырга кирәк.
Заһриевлар үтерелүе хәтеремдә узган гасыр азагында булган бер гаилә фаҗигасен яңартты. 1996 елның 3 декабрендә үз квартирларында Мокеевлар буып үтерелгән иде - Түбән Кама химия-технология институты доценты Василий, аның 28нче мәктәптә эшләүче хатыны Люба һәм 9нчы мәктәпнең 2нче классында укучы уллары Роман. Үтерүчеләр бу гаиләне дә җәфалаганнар, кечкенә малайның башына, хәтта, целлофан пакет кигезгәннәр. Шәһәрне тетрәндергән ул фаҗигадән соң күпме еллар узды, күпләр ул хакта онытты да инде, бары тик Любаның әнисе генә җинаятьчеләр тотылыр һәм тиешле җәзасын алыр дип, һаман өметләнә...
2005 елның 3 августында Мурадьян урамындагы бер йорт квартирында сигез айлык кызчык белән әнисе Гөлшат буып үтерелгән, ә Гөлшатның әнисе Тәслимә шундагы балконнан сикергәнме-сикерткәннәрме иде. Ул җинаять, квартир ишеге эчтән бикле булганга күрә генә, Тәслимәгә аударып калдырылган иде. (Тарихка күз салсак, эчке яктан бикле ишек очрагы рус шагыйре Сергей Есенин үлемендә дә төп дәлил булып торган, аны асып куйганлыклары соңгы елларда гына халыкка мәгълүм булды...)
Әгәр дә бу өч очракта да фаҗигаләрдә уртаклык булмаса, бәлки узганнарны казып чыгармаган да булыр идем... Әмма барысында да җинаятьчеләр корбаны - гаиләләр һәм барысында да алар буып үтерелгәннәр. Әллә безнең шәһәрнең куркыныч бер үзенчәлегеме бу?..
Аналы-уллы Заһриевлар очрагында чын үтерүче тотылганмы? Әллә кунак ир, үзененең квартирда калдырган бармак һ.б. эзләре буенча гына шикләнелеп алынганмы сак астына? Хәзер бит барыбыз да телевизор каршында утырабыз, ә бит фильмнарның күпчелеге җинаятьчеләр өчен үзләренең куркыныч гамәлләрен яшерү яки гаепсез кешегә сылтау буенча менә дигән өйрәтмә-ярдәмлек булып тора! Шуңа күрә дә Заһриевлар очрагында да Эльмираның дворник булып эшләвен дә исәпкә алу зарур. Бәлки ул, ирексездән, берәр җинаять кылынганын күреп калгандыр да, эз югалту өчен, аларны үтергәннәрдер?! Аннан соң, бу гаиләнең таныш-белешләре, малайның үз якыннары да бар әле...
Һәркемнең - үз эше, шулай булгач, тикшерүчеләр гаделлек белән, намус кушканча эш итеп, чын җинаятьчене ачыкласыннар һәм ана белән сабый җанын кыйган кансызларга җәзаның иң катысы бирелсен!
Бу язмадагы Булат фаҗигасеннән, шулай ук, Алабуга һәм Чаллы кызчыкларының ерткычларча үтерелүеннән, илебездә меңнәрчә сабыйның эзсез-нисез югалуыннан чыгып, хәзерге вакытта җәмгыятебез үзе кешелек яшәеше өчен куркыныч психик тайпылыш стадиясенә кереп бара, дигән нәтиҗә ясарга туры килә түгелме?!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев