Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Балаларны таптаталар

Машина йөртүче баланы бәрдереп качкан. Фаҗига Шинчылар урамының 13 нче йорт каршында булган.

«Гаилә» паркыннан кайтканда юлны тиешсез урыннан чыккан малайны билгесез автомобиль бәрдергән. Йөртүчесе чыгып, балага караган һәм ярдәм күрсәтмичә, полициягә хәбәр итмичә машинасына утырып китеп барган. Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар. Соңрак машинаның кара төстәге «Форд Фокус» булганын хәбәр иткәннәр. Авария шаһитларының 8 (8555) 39-20-00 телефоны аша шалтыратулары сорала. Шушы көннәрдә тагын бер очрак теркәлгән. Автобус йөртүче җәяүлеләр юлы алдында туктап торуны кирәк дип тапмаган һәм узып барган баланы бәрдергән. Бәхеткә, балаларның сәламәтлекләренә куркыныч янамый. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X