Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Балалар өлешенә кергән

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәктәпкәчә мәгариф идарәсендә хуҗалык-эксплуатация конторасы начальнигы булып эшләгән 29 яшьлек хатынга карата җинаять эше кузгатылган. Татарстан тикшерү комитетының тикшерү идарәсе сайтыннан күренгәнчә, ул хатын үзенең вазыйфаи вәкаләтләреннән явыз максаттан файдаланган өчен, Россия Җинаятьләр кодексының 285нче статьясы (1нче бүлек) нигезендә гаепләнелә. Тикшерү юрамасы буенча, 2011...

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәктәпкәчә мәгариф идарәсендә хуҗалык-эксплуатация конторасы начальнигы булып эшләгән 29 яшьлек хатынга карата җинаять эше кузгатылган. Татарстан тикшерү комитетының тикшерү идарәсе сайтыннан күренгәнчә, ул хатын үзенең вазыйфаи вәкаләтләреннән явыз максаттан файдаланган өчен, Россия Җинаятьләр кодексының 285нче статьясы (1нче бүлек) нигезендә гаепләнелә.
Тикшерү юрамасы буенча, 2011 елның апрелендә әлеге оешма белән чикләнгән җаваплылыктагы "Тандем" җәмгыяте арасында килешү төзелгән. Килешү буенча, "Тандем"нан 99 мең 300 сумга пластик тәрәзәләр һ.б. төзелеш материаллары сатып алынган. "Тандем"ның исәп-хисап счетына акча муниципаль район бюджетыннан күчерелгән. Бәяне арттырып күрсәтүдән килгән акча аермасы (ул 42 мең 300 сум тәшкил иткән) әлеге начальник хатынның һәм тикшерү органнары өчен әлегә билгесез кешеләрнең кесәсенә кереп урнашкан.
Сүз уңаеннан, 29 яшьлек начальник хатынның үз әнисе исеменә рәсмиләштерелгән "Тандем" җәмгыяте белән ике арада, бәяне үз файдаларына үзгәртү юлы аша, әле тагын тугыз килешү төзелгән булган. Монысында инде 522 мең 400 сумны кесәләренә салып куйганнар.
Икътисад өлкәсендәге җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре иртәнге сәгать 4тә теге хатынның Түбән Афанаста урнашкан өч катлы коттеджына барып тентү уздырганнар. Хатынының өйдә юклыгын сылтау итеп, ире ишекне ачмаган булган, әмма оперативникларны бу сәбәп кенә тоткарлап калмаган. Алар ишекне җимереп кереп, һәр бүлмәне (шул исәптән спорт залын да) һәрбер шкафны җентекләп тикшергәннәр. Анда, барлык бүлмәләргә һәм, хәтта, юыну бүлмәсенә дә плазмалы телевизорлар көйләнгән булган. Моннан тыш, акча үзләштерүдә гаепләнелүче начальник хатынның Тынычлык урамының - 10нчы һәм Лесная урамындагы 1нче йортында урнашкан квартирларында да тентү уздырылган. Гаепләнелүче бу хатын белән хезмәттәшлек иткән ике баш бухгалтерның (аларының мәктәпкәчә мәгариф идарәсенә катнашлары юк) квартирларына да барганнар оперативниклар.
Гомер буе эшләп тә, юкчыллыкта яшәүчеләр белән дөнья тулган бер заманда 29 яшьлек бу карак хатынның комсызлыгына чик-чама булмаган. Шул бер б...лы сыер аркасында балалар бакчасында эшләүче күпме хезмәткәр хәзер башкаларның сагаюлы һәм шикчел карашын тоярга мәҗбүр. Аларга үзенең никадәр рухи зыян салганын аңлап вөҗдан газабы кичерүдән азат булса да, бакчаларга йөрүче сабыйлар һәм аларның ата-аналары күз яше төшми калмас бит...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев