Туган як

Бала коега егылган

Якшәмбедә, 28 февральдә Шинчылар белән Менделеев урамнары чатында, җәяүле сукмагы янәшәсендәге коега сигез яшьлек бала егылып төшкән. Урам буйлап, сиреналарын улатып чапкан «пожарный» машиналарын күргәч, «үз квартирымда, балаларым һәм туганнарым өендә ут-күз чыга күрмәсен, подъездагыларны, йорттагыларны Аллаһы сакласын», дигән уй сызылып үтте. Шулай да адымнарымны кызулаттым. Менделеев урамы буйлап күтәрелгәндә,...

Якшәмбедә, 28 февральдә Шинчылар белән Менделеев урамнары чатында, җәяүле сукмагы янәшәсендәге коега сигез яшьлек бала егылып төшкән.
Урам буйлап, сиреналарын улатып чапкан «пожарный» машиналарын күргәч, «үз квартирымда, балаларым һәм туганнарым өендә ут-күз чыга күрмәсен, подъездагыларны, йорттагыларны Аллаһы сакласын», дигән уй сызылып үтте. Шулай да адымнарымны кызулаттым. Менделеев урамы буйлап күтәрелгәндә, юл чатындагы светофорга җитәрәк сул якта, полиция машинасы һәм бер төркем кеше күренде. Янгын сагы һәм «ашыгыч ярдәм» машиналары китәргә кузгалалар иде инде. Җәяүле сукмагыннан ике-өч метр эчтәрәк, өсте ябылмаган кое каралып утыра. Тирәнлеге, чама белән өч метрлап булыр. Кыш буе яуган кар өстен каплап киткән коега сигез яшьлек бала егылып төшкән икән. «Ашыгыч ярдәм»дәгеләр сабыйны караганнар, әти-әниләре «отказной» язган, бала исән-сау», диделәр күреп торучылар. Алга китү булса да, дүшәмбе иртәсендә шалтыраткач, «Ашыгыч ярдәм» станциясе җитәкчесе Ришат Вәлишиннан, «ул баланың сәламәтлеге әйбәт», дигән җавап ишеттек.
Канализация коесы ни өчен капкачсыз калдырыл-ган? «Водоканал»ның смена начальнигы Олег Шакиров бу сорауга җавабында, әлеге коеның үз оешмалары карамагында булмавын, шулай да, вакытлыча бу урынны әйләндереп алачакларын әйтте. Һәм үз янәшәсендәге егетләргә күрсәтмәләр бирергә тотынды... Иртә белән әлеге урыннан узганда, ул коеның әйләндереп алынган булуын күрдек, фотога да төшереп алдык (2нче биттә).
Бала егылып төшкән коедан берникадәр ераклыкта ике катлы административ бина төзелеп ята. Ә аның янәшәсендә - В.Самилов җитәкчелегендәге «Камаглавстрой» төзеткән күпкатлы йорт. Ә канализация коесы кайсы оешма җирендә икән?
Ташландык кое мәсь-әләсендә муниципаль район башкарма коми-тетының төзелеш һәм архитектура идарәсе начальнигы Фирдәвис Хановка мөрәҗәгать иттек. Шәһәрдәге барлык канализация коелары өчен дә «Водоканал» җаваплы булырга тиештер кебек, бер караганда. Әмма, «Водоканал»дагылар шә-һәрдәге иясез, ташландык канализация коеларының рәсми рәвештә үзләренә тапшырылмаганын, шунлыктан, андый канализация коелары өчен җаваплы түгеллекләрен әйтәләр икән. «Нишлисең, шәһәрдә ике «Водоканал» түгел, ә бер генә бит», дип әйтүче баш архитектор хак-
лы, әлбәттә. Шулай булгач, капкачлары ачылмаслык итеп, ташландык канализация коеларының өстен ныклап томалап куярга «Водоканал» тиештер. Халык, бигрәк тә балалар гомере куркыныч астында калмасын өчен кирәк бу. Узган якшәмбедә, бәхетеннән, сигез яшьлек бала көн яктысында - сәгать өч белән дүрт арасында коега төшеп киткән, әгәр дә ул хәл кичке караңгыда булса, азагы фаҗига белән тәмамланмас иде дип, беркем дә раслый алмый. Ә кем дә булса фаҗигагә тарыгач кына чара күрү - эш түгел! Шәһәр хуҗасының телдән биргән күрсәтмәләре дә үтәлергә тиештер дип беләбез. Барыбыз да шушы шәһәрдә яшибез, шулай булгач, кайсы оешмада эшләсәк тә, Түбән Каманы үз йортыбызга тиң күреп, һәрберебез үзен аның чын хуҗасы итеп тоярга, сакчыл карашта булырга бурычлы.
Фирая МОРАТОВА.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: