Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Бакча сезоны

Түбәнкамалыларның бакча мәшәкатьләре башлана. Яз иртә килү сәбәпле, күпләр сезонны ачтылар инде, участокларына йөри башладылар.

Корыган үләннәрне тырмаларга, куакларны тәртипкә китерергә, туфракка ашлама сибәргә. Рамил Муллин бакча сезонын башлап җибәрә. 

"Аллага шөкер эш бик күп. Яхшы уңышлар булсын. Һәрберебезгә куанып, матур итеп яшәргә насыйп булсын", - ди Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры. 

Бакча сезоны башлануын түбәнкамалылар да көтеп ала. Рөстәм Минсабиров сөйләвенчә, быел яз иртәрәк килә. Хәзер суган-сарымсаклар да тишелергә тора.  Дөрес, җир казырга әле иртәрәк. Ә менә  теплицада редиска утыртсаң була, ди бакчачы. 

Кайбер ширкәтләрдә эш инде кайный. Өмәләр үткәрелә, чүп-чар чыгару оештырыла. Чөнки яз көне дә контейнерлар көн саен диярлек тула, ди Түбән Кама шәһәре бакчачылар ассоциациясе рәисе Илһам Булатов. 

Сезонны тулысынча башлау өчен автоубслар гына җитми. Маршрутны 22 апрельдән җибәрергә планлаштыралар. Башкарма комитетта бакчачыларның теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алырга әзерләр. Мөрәҗәгать  булган очракта, транспортны иртәрәк дә җибәрә алалар. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев