Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Бабайлар рухын хәтерләгән Болгар җирендә

Узган шимбәдә, ягъни 21 майда изге Болгар җыенында безнең Түбән Камадан муниципаль район башлыгы Айдар Метшин җитәкчелегендәге делегация дә катнашып, Ислам академиясе нигезенә капсула салуга шаһит булдык. Татарстан җирендәге бу зур вакыйгага утыз меңнән артык кеше җыелган иде. - Безнең бурыч - Болгарда Россиякүләм ислам мәгарифе үзәген оештыру. Безнең алда...

Узган шимбәдә, ягъни 21 майда изге Болгар җыенында безнең Түбән Камадан муниципаль район башлыгы Айдар Метшин җитәкчелегендәге делегация дә катнашып, Ислам академиясе нигезенә капсула салуга шаһит булдык. Татарстан җирендәге бу зур вакыйгага утыз меңнән артык кеше җыелган иде.
- Безнең бурыч - Болгарда Россиякүләм ислам мәгарифе үзәген оештыру. Безнең алда ата-бабайларыбыз нигез салган традицияләрне саклау бурычы тора, - дигән фикер белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.
Шулай ук, Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тщ, үз чыгышында республикабызда күпмилләтле халыкның рухи мирасын саклауга зур әһәмият бирелүен искәртеп, алда ике зур проект торуын - Казанда православие динендәгеләрнең чиркәвен (собор Казанской Божией Матери) торгызу һәм шушы ислам академиясе төзелеше - әйтеп, аларның эшләнеше матур булырга тиешлегенә басым ясап үтте.
Ак мәчет тирәсендә урнашачак Ислам академиясен бер ел эчендә сафка бастыру нияте бар. Анда 300 кеше укыячак. Җыелган халык исеменнән, бу көнне биредә киләчәк буын яшьләренә мөрәҗәгать тә кабул ителде.
Татарстан җирендә тирән гыйлемле белгечләр, дин галимнәре әзерләнсен, халыклар арасында татулык, тигезлек урнашсын иде дип теләдек.
Һәрвакыттагыча, бу көнне Рәсәйнең бик күп төбәкләреннән җыелган халык бер-берсе белән күреште, аралашты. Һәркемнең йөзе шат, рухы күтәренке иде. Кемдер музейга - дөньядагы иң зур Корьәнне күрергә, кемдер Ак мәчеттә намаз укырга ашыкты, кайсыларыдыр сәүдә рәтләрендә йөреп, сувенир-бүләкләр, тәмле ризык сайлады.
Үткән ел эссе булса, бу юлы шифалы яңгырдан соң һава тагын да сафланыбрак калды. Һәр елдагыча, кичтән үк барып урнашкан берничә ир-егет безнең сәфәрчеләрне тәмле пылау белән сыйладылар. Бу егетләргә дә, безне автобусларда исән-сау йөртеп алып кайтучыларга да, сәфәребезне оештыручыларга да рәхмәтлебез.
Әлеге сәфәрдә хатын-кызның һаман чалбар киеп, яланбаш йөрүе, авыз тутырып сагыз чәйнәүләре, кая карама чүп-чар аунавы күңелне сыкрата. Бәдрәфкә чират торганда канәгатьсезлек белдерүләре, хәтта ак яулык бәйләгән олы апаларның бәдрәф артында кече йомышларын үтәүләре сәерсендерә. Иманнарыбыз әле бик зәгыйфь шул.
Гөлсирә ВИЛДАНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев