Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Авыл җирлекләрендә референдум узды

Түбән Кама районында үзара салым җыю буенча референдумнар узды. Аларда барлыгы 10 400 кеше катнашты, шуларның 8 634е яклап тавыш бирде. Түбән Уратма һәм Шәңгәлче авыл җирлекләре халкы актив катнашучылардан булды. Тиздән салым акчасын җыю башлана. Быел аның күләме кеше саен 150 сумнан 500 сумга кадәр. Керемнәргә юлларны ремонтлау, балалар...

Түбән Кама районында үзара салым җыю буенча референдумнар узды. Аларда барлыгы 10 400 кеше катнашты, шуларның 8 634е яклап тавыш бирде. Түбән Уратма һәм Шәңгәлче авыл җирлекләре халкы актив катнашучылардан булды.
Тиздән салым акчасын җыю башлана. Быел аның күләме кеше саен 150 сумнан 500 сумга кадәр. Керемнәргә юлларны ремонтлау, балалар мәйданчыкларын җиһазландыру, зиратларны төзекләндерү һ.б. эшләр планлаштырыла. Акча киләсе елның 31 мартына кадәр җыелачак, уртак финанслау 2018 елның икенче кварталында булачак. Аның ставкасы шулай ук калачак - 1 сумга ТР бюджетыннан 4 сум өстәләчәк.
Үзара салым программасы Түбән Кама районында 2014 елдан эшли. Ул вакытта Прости авылы халкы 132 мең сум җыйган, республика бюджетыннан акча кушкач, гомуми сумма 660 мең сум тәшкил иткән. Аңа юл төзекләндерелгән.
Узган ел авылларда республика ярдәме белән 8,5 миллион сум чамасы акча җыелган. Ул Колмакчыда суүткәргеч һәм янгын сүндерү гидрантларын үткәрүгә, Кармалыда җәйге эстрада, Иске Чишмәдә һәм Ачида балалар мәйданчыгы төзүгә, Кызыл Ярда чишмә тирәсен төзекләндерүгә, Сухрауда пляж ясауга, Поповкада урамнарны яктыртуга һ.б.га тотылган.
Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев