Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Автомат рәвештә тикшереләчәк

«Татнефть» Компаниясенең «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексы атмосфера һавасын пычратучы промышленность калдыкларын автомат рәвештә контрольдә тотуны илдә беренчеләрдән булып гамәлгә ашырачак. Әлеге карар ТР Экология министрлыгының коллегия утырышында кабул ителде. Анда РФ экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Артем Сидоров һәм «ТАНЕКО» АҖ генераль...

«Татнефть» Компаниясенең «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексы атмосфера һавасын пычратучы промышленность калдыкларын автомат рәвештә контрольдә тотуны илдә беренчеләрдән булып гамәлгә ашырачак.
Әлеге карар ТР Экология министрлыгының коллегия утырышында кабул ителде. Анда РФ экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Артем Сидоров һәм «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Леонид Алехин РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм «ТАНЕКО» АҖ арасында мөнәсәбәтләр турында килешүне имзалады. Әлеге документ зарарлы промышленность калдыкларының параметрларын үлчәү юлы белән аларны автомат рәвештә контрольдә тотуны сынау проектына кагылышлы.
Леонид Алехин билгеләп үткәнчә, әйләнә-тирәлекне саклау турындагы Федераль закон якындагы дүрт елга зарарлы калдыкларның чыганакларын тиешле контроль системалары белән җиһазлауны күздә тота. Бу яктан «ТАНЕКО» ил күләмендә мондый төрдәге проектны күзәтчелек органнары белән берлектә гамәлгә ашыручы беренче предприятие булачак.
Кабул ителгән карар «Татнефть» Компаниясенең әйләнә-тирәне саклауга һәм экологик менеджмент системаларын үстерүгә зур игътибар бирүенә нигезләнә. «ТАНЕКО» стратегик проектын гамәлгә ашырганда производствоның тискәре йогынтысын киметә һәм табигый ресурсларны нәтиҗәле файдалану мөмкинлеге бирә торган алгарышлы технологияләр һәм заманча
җиһазлар файдаланыла.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X