Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Аварияләр саны кимеми

Узган атнада Химиклар урамындагы 96 «А» йорты каршында 71 яшьлек әбине бәрдерәләр. Мескеннең кул чугы сына. Бәлале «Хундай Солярис» хуҗасы әйтүенчә, артка чиккәндә, ул әбине күрми кала. Нишлисең, бездә игътибарсыз машина йөртүчеләр санап бетергесез күп. Күбесе җәяүлеләр өчен махсус ясалган юл аша чыгу урыннарын күрми дә, кемгәдер юл бирүне кирәк...

Узган атнада Химиклар урамындагы 96 «А» йорты каршында 71 яшьлек әбине бәрдерәләр. Мескеннең кул чугы сына. Бәлале «Хундай Солярис» хуҗасы әйтүенчә, артка чиккәндә, ул әбине күрми кала.

Нишлисең, бездә игътибарсыз машина йөртүчеләр санап бетергесез күп. Күбесе җәяүлеләр өчен махсус ясалган юл аша чыгу урыннарын күрми дә, кемгәдер юл бирүне кирәк тапмый. Шулай, 27 апрельдә Химик-лар урамындагы 44нче йорт каршында скутерга утырган бер бәндә 1968 елгы җәяүлене таптата, тегесенең аягы җәрәхәтләнә. Беренче майда, бәйрәм көн булса да, шәһәрдә аварияләр туктап тормады. Мисал өчен, Тынычлык урамындагы 89нчы йорт каршында «ВАЗ-2110» автомобиле рулендә утырган 30 яшьлек ир-ат велосипедчыны бәрдерә. Машина зур тизлек белән килә торган була, өстәвенә, бер полосадан икенчесенә күчеп маташучы велосипед хуҗасы аңа юл бирми. Ахыры аянычлы тәмамлана.
Исерек хәлдә машина йөртүчеләр саны да арткан. Бер атна эчендә ГАИ хезмәткәрләре кулына эләккәннәре генә дә 61гә җиткән. 79 автомобиль штрафстоянкага ябылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев