Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Җаваплылык тоярга тиешбез

«Роспотребнадзор» һәм полиция хезмәткәрләре коронавируска каршы куркынычсызлык чаралары үтәлешен тикшерүне дәвам итә.

Хокук сакчылары көн саен 20 гә якын тәртип бозу очрагы ачыклый. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелина сөйләде.
Сәүдә йортларын, транспортны тикшерү өчен, мобиль төркемнәр төзелгән. Узган атнада гына да барлыгы 85 сәүдә объекты тикшерелеп, битлек кимәүчеләргә карата 166 беркетмә төзелгән, транспортта битлексез йөрүче 32 пассажир ачыкланган.
Тугыз ай эчендә барлыгы 6556 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 126сы – шәхси эшмәкәрләр, 95е – җитәкчеләр. 2877 кешегә кисәтү ясап чикләнгәннәр, калганнарына штраф түләргә туры килгән.
Белгечләр мәктәпләргә дә чыктылар. 2 нче мәктәпкә килеп керү белән биредә тән температурасын үлчиләр. Тик бу кәттә термометрның вакыт-вакыт «алдавы» турында мәзәкләр дә йөри башлады. Кергәндә балалар кулларын антисептик белән эшкәртергә тиеш.
«Роспотребнадзор» хезмәткәрләре дезинфекция уздыру буенча журналларны да, дәресләр расписаниесен дә тикшерделәр. Кагыйдә бозу очраклары махсус бланкка кертелә. Биредә алар да бар.
– Расписание искечә калган, куркынычсызлык таләпләре үтәлми, аннары ишек тоткаларын, гомумән, мәктәп буенча дезинфекцияләү тикшерелми, – диде «Роспотребнадзор» начальнигы Рөстәм Изиятуллин.
Әлбәттә, уку елы башлангач, аны беркем япмый, ә менә хаталарны төзәтергә туры киләчәк. Аннары белгечләр кабат килеп тикшерәчәк.
– Авыру йогу очракларын булдырмас өчен, коллективларда, предприятиеләрдә, оешмаларда куркынычсызлык чараларын сакларга тиешбез. Икътисад тотрыклы эшләсен, һәркем үзе һәм якыннары алдында җаваплылык тоярга тиеш, – дип ассызыклады Марина Камелина.

Лилия Заһретдинова

фото: https://ntr-24.ru/ 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X