Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

«Ат бәясе»нә төшкән яшелчә

Инде җәен дә яшелчәләрне "ат бәясе"ннән сатып алу кесәгә нык суга, дип зарланалар түбәнкамалылар.

Эссе көннәр эзсез узмады. Кырларда уңыш үсми, корый, хәтта урып җыюга иртәрәк төшәргә ниятлиләр икән. Әмма сынаулар моның белән тәмамланмый: кибетләрдә яшелчәгә бәяләр арткан. 

Редакциягә зарланып язучылар, шалтыратучылар бермә-бер артты. Яшьләр бәяләргә игътибар итмәсә, өлкәннәр, киресенчә, һәр тиенне саный. Шуңа да алар кайсы кибеттә нәрсәнең күпме торганын яхшы белә.

– Былтырдан бәяләр артып бик җәфалады: үсемлек мае, шикәр комы, кайбер ярмалар, ипи... Инде җәен дә яшелчәләрне «ат бәясе»ннән сатып ал әле! – дип сукрана Госман абый Гарипов.

– Элек бакча булгач, яшелчәләргә кытлык сизмәдем. Картайгач, бакчаны сатарга туры килде. Хәзер нәрсә дә булса алыр алдыннан, берничә кибеткә керәм дә, аннары иң арзанын сатып алам. Сыйфатка карамыйм, – ди Раилә апа Филатова. ТР буенча Федераль дәүләт статистика хезмәтенең территориаль органы мәгълүматы буенча, 2020 елның 22 июнендә бәрәңгенең килосы уртача – 29 сум, кәбестә – 24 сум, суган – 36 сум, кишер 33 сум торган. Берничә кибеткә үзебез дә кереп, бәяләрне чагыштырдык. Чыннан да, җәй уртасы җиткәндә, кишерне – 80, ә бәрәңгене 100 сумнан сату – башка сыймаслык хәл.

” Бәрәңге – 63 - 200 сум.

” Кишер – 60 - 90 сум.

” Суган – 28 - 45 сум.

” Кәбестә – 36 - 40 сум.

” Помидор – 90 -124 сум.

” Кыяр – 100 - 120 сум.

” Татлы борыч – 215 - 300 сум.

Урам сатучылары турында әйтеп тә тормыйбыз: алар помидорны әле дә кышкы бәядән сата. Ләкин җитәкчеләр әйтүенчә, бу яшелчәләр башка шәһәрләрдән һәм илләрдән кайтартылган. Татарстанга аларны Краснодар өлкәсеннән, Самарадан, Белорусьтан һ.б. урыннардан кайтаралар.

ТР авыл хуҗалыгы Министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, киләсе атнада бәяләр бераз кимер, чөнки кибетләргә яңа уңыш кайтачак икән. Яңа бәрәңге сатыла башлады инде, ләкин Көньякта быел яңгырлар еш яуганга, ул кечкенә, начар. Мондыйны аласы килми шул. Хәзерге вакытта җитәкчеләр яшелчә сатучыларны башка илләрдән эзли. Әмма таба алырлармы? Әлегә билгесез. Авыл хуҗалыгы белгечләре исә бәяләр көз җитүгә кимиячәк, дип фаразлый.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев