Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Ашыгалар

Түбән Камада ике автомобиль бәрелешкән.

Студентлар һәм Җиңүнең 30 еллыгы урамнары киселешендә  «Ducato» машинасы светофорның кызыл уты янгач та, туктап тормыйча, «Nissan X-Trail» машинасына барып бәрелгән. Авария нәтиҗәсендә, «Fiat» хуҗасы  баш мие селкенү диагнозы белән хастаханәгә озатылган. 
Тагын бер юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән. ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, очрак Корабельная урамындагы 44 нче йорт каршында булган. «ВАЗ-21144» автомобиле каршы як юлга чыгып, шундый ук модельдәге машинага бәрелгән, аннары «BMW»га барып төртелгән. Нәтиҗәдә, 26 яшь яшьлек авария чыгаручының һәм аның 18 яшьлек пассажирының башлары җәрәхәтләнгән, тагын бер пассажирның баш мие селкенгән, бите каты яраланган, терсәге һәм тез буыннары җәрәхәтләнгән. Бәрдергән «ВАЗ»дагы 37 яшьлек пассажир хатын-кызның күкрәк читлеге, тезе яраланган. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев