Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Анасы кызына кадаган

4 майда Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә шалтыратып, Спортивная урамындагы 13нче йортның бер квартирында пычак белән чәнчелгән хатын барлыгын хәбәр итәләр. Җинаять урынына килгәч, оператив тикшерү төркеме тәненә ике мәртәбә пычак белән кадалган 30 яшьлек хатынга һәм үзенең кызына кул күтәргән 50 яшьлек хатынга тап була. Тикшерүчеләр фаҗигагә...

 

4 майда Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә шалтыратып, Спортивная урамындагы 13нче йортның бер квартирында пычак белән чәнчелгән хатын барлыгын хәбәр итәләр.
 
Җинаять урынына килгәч, оператив тикшерү төркеме тәненә ике мәртәбә пычак белән кадалган 30 яшьлек хатынга һәм үзенең кызына кул күтәргән 50 яшьлек хатынга тап була. Тикшерүчеләр фаҗигагә китергән вакыйгалар чылбырын берәмтекләп «тезә» башлыйлар. Ә ул түбәндәгечә була.
4 май иртәсендә кызы әнисенә кунакка килә. Бу - әнисенең күрше квартирда яшәүче бер ир белән салып утырган чагы була. Ишектә кызы күренгәч, ана кеше аны үз яннарына табынга чакыра. Күрше ир тиз генә кибеткә барып, бер шешә аракы һәм өч шешә сыра алып килә. Алар өчәүләшеп нык кына сыйланалар. Шуннан соң, ир үз квартирына чыгып китә, ә аналы-кызлы бу икәүнең эчемлекле мәҗлесләре дәвам итә. Нәрсә сәбәп булгандыр, билгесез, бу хатыннар ызгыша башлыйлар. Кызы әнисе исеменә «йомры-йомры» сүзләр ычкындыра. Аның аты-юлы белән үз анасын сүгүе аш бүлмәсеннән зал ягына үткәч тә тынмый.
Ачуы чыккан исерек ана өстәлдә яткан пычакны эләктерә дә, кызына ике мәртәбә кадый... Кызының канга батып ятканын күргәч, үзенең ни кылганы хәмер сөреме томалаган аңына барып ирешә булса кирәк, балконга чыгып, ярдәмгә чакырып кычкырырга тотына.
Аның тавышын ишетеп кергән күрше ир «Ашыгыч ярдәм»гә шалтырата. Табиблар күкрәгенә пычак белән кадалган зыян күрүчене дәваханәгә илтәләр. Пычак аның үпкәсенә дә эләккән була.
Үзенең исерек кызына пычак күтәргән исерек анага карата, белә торып, кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергәне өчен, җинаять эше кузгатыла. Тикшерү тәмамланганчы, шәһәрдән беркая да китмәскә тиешлеге хакында да язмача кисәтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев