Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Аналар да вәхшилеккә баргач...

«Туган як»ның 4 май санында баласын ташландык төзелеш урынында ыргытып киткән ананы эзләүләре турында язган идек. Ул хәсрәт ананы тапканнар. Тик, алдан фаразлаганча, ул авырлы булуын яшереп йөргән 14-15 яшьлек үсмер кыз түгел, ә 22 яшьлек хатын. Ире һәм 3 яшьлек улы бар. Яңа туган бала табылуы хакында ишеткәч, әлеге...

«Туган як»ның 4 май санында баласын ташландык төзелеш урынында ыргытып киткән ананы эзләүләре турында язган идек. Ул хәсрәт ананы тапканнар. Тик, алдан фаразлаганча, ул авырлы булуын яшереп йөргән 14-15 яшьлек үсмер кыз түгел, ә 22 яшьлек хатын. Ире һәм 3 яшьлек улы бар.
Яңа туган бала табылуы хакында ишеткәч, әлеге хатынның күршесе, эчке эшләр идарәсенә шалтыратып, ул ананың кем булуын һәм кайда яшәвен әйткән.
Күршеләре бу тәртипсез гаиләдә еш кына тавыш-гауга чыкканын, балага кычкырган тавышлар ишетүләрен дә әйткәннәр.
Анасы кансызланып ташлап калдырган нарасый кыз дәваханәдә табиб-лар тикшерүе уза. Тугач та ятимлеккә дучар ителгән бу сабый турында ишетүгә, Түбән Камада егермегә якын гаилә аны тәрбиягә алырга теләк белдергән. Бу турыда белүгә үк, теге хатында да кинәт кенә «ана хисе» уянганмы, башка нәрсә сәбәп булганмы - кирәксезгә санап төзелештәге салкын таш өстенә куеп киткән кызын кире үзенә алмакчы булган...
Хәзер вакытта эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре ана тиешле хатынны мондый вәхшилеккә нәрсә этәргәнен ачыклау максатыннан, көн дә диярлек аннан сорау алалар. Кайбер мәгълүматларга караганда, әлеге тәртипсез хатын яңа туган сабыен чыгарып ташлау сәбәбен аны үз иреннән түгел, ә башка ирдән булуы белән аңлаткан. Әлеге «ана»ның әхлакый йөзе турында шуннан чыгып та фикер йөртергә була инде...
Россия Җинаятьләр кодексының 125нче маддәсе нигезендә, баланы тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч урында калдырганы өчен, ана исемен йөртүче бу хатынга бер елга иректән мәхрүм ителү яный. Әмма җәза чарасы шартлы булыр яки кичектереп торылыр, чөнки ул адәм актыгының 3 яшьлек улы бар бит...
Опека һәм попечительство бүлеге яңа туган баланы анасына кире кайтару мөмкин түгел, дип белдерде. Тиздән әлеге бүлек хезмәткәрләре бу кызга яңа гаилә эзләүгә керешәчәкләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев