Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Алинә Заһитова «Матч! 5 лет» премиясенә тәкъдим ителгән

Казанда туган, «Матч ТВ» журналисты Евгений Евневич «Герой вирусного видео» номинациясендәге бүләккә дәгъва итә.

Казанның «Рубин» командасы баш тренеры Леонид Слуцкий «Герой вирусного видео» номинациясендә «Матч! 5 лет» премиясенә дәгъва итә. Валерий Карпин, Евгений Плющенко, Этери Тутберидже һәм Станислав Черчесов аның көндәшләре булачак. Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Юлия Ефимова, Мария Ласицкене, Евгения Медведева һәм Мария Шарапова белән «Иң популяр спортчы» номинациясе бүләге өчен көрәшәчәк. «Матч ТВ» медиа-холдингы җитәкчелеге спорт медиа-индустрия лидерларының беренче илкүләм конкурсын уздыру турында карар кабул итте. Җиңүчеләрне игълан итү тантанасы 4 ноябрьдә телеканалның туры эфирында узачак.

Тавыш бирү 15 октябрьдә башланды, һәм 3 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 23:59 сәгатьтә тәмамлана.

Фото https://vk.com/alina_queen_of_ice сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев