Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Акчаларыннан коры калганнар

Билгесез берәү, 1976нчы елгы түбәнкамалының «Форд Мондео» автомобиленә двигатель сатам, дип алдап, 11 мең сум акчасын үзләштерә.

Зыян күрүченең сөйләвенчә, ул 15 августта, «Яндекс» интернет челтәреннән двигатель сату турында игъланнар эзли. «ДВС Авто» дигән сайтка кереп, үзенә «Форд Мондео»га двигатель кирәклеген әйтеп, исемен һәм телефон номерын язып калдыра. Шул ук көнне, билгесез берәү шалтыратып, үзен Артем дип таныштыра һәм кирәклеге двигательне табарга ярдәм итәргә ышандыра. Түбәнкамалы үзенең электрон почтасына җибәрелгән сату-алу турында килешү, оешманың ИННы белән танышкач, бу фирма белән хезмәт тәшлек итәргә ризалык бирә. Августның 19ында Артем тагын шалтыратып, товарның ярты бәясен (ә двигатель 27 000 сум тора) түләргә кирәклеген әйтә. Сөйләшү барышында 11 000 сумга килешәләр. Зыян күрүче ВТБ банкы аша тиешле сумманы түли, һәм тагын теге Артем белән элемтәгә керә. Артем аңа 2-3 көн эчендә товарны җибәрәчәкләрен әйтә. 22 августта түбәнкамалы тагын шалтыратып караса да, телефон инде сүнгән, килешү кәгазьләре җибәрелгән электрон почта да эшләми. «Алдауның мондый ысулы хакында ишеткәнем бар иде. Тик артык ышануым аркасында үзем дә алдакчылар тозагына эләктем», – ди 43 яшьлек түбәнкамалы.
Ә икенче берәү, «Вконтакте» социаль челтәрендә ташламалы ягулык картасы алам дип, 4975 сум акчасыннан колак каккан.
«11 сентябрьдә «Вконтакте» социаль челтәрендә ташламалы бәя белән «Движение» картасы сатылу хакында белдерү күрдем. Анда телефон номерын һәм исем фамилияне язып калдырырга кирәк иде, аларны язып калдырдым. Озак та үтми, бер хатын-кыз шалтыратып, бу карта белән ярты ел эчендә 250 литр бензинны 50 процентка кадәр ташлама белән алып була, дип аңлатты. Әлеге карта белән«Лукойл», «Татнефть», «Башнефть» ягулык салу станцияләрендә түләргә була икән. Мин аңа адресымны әйттем. 18 сентябрьдә инде миңа шул ук номердан ир кеше шалтыратып, картаны почтадан алырга мөмкин дип аңлатты. Почтага барып, 4975 сум карта өчен, 289 сум посылка өчен һәм 45 сум акча күчергән өчен түләдем.
Тик «Татнефть» һәм «Лукойл» ягулык салу станцияләрендә бу картада чип булырга тиешлеге хакында әйттеләр. Ә миңа җибәрелгән картада чип юк һәм миңа ташлама ясамадылар. Белдерү хакында кайсы сайтта укыганым хәтердә түгел, ә миңа шалтыраткан номерда автомат җавап бирә. Алдакчылар хакында ишеткәнем бар иде, тик бу ысул белән түгел. Мине зыян күрүче итеп тануыгызны сорыйм», – ди ул үзенең аңлатма язуында.
Түбән Кама полиция хезмәте, беркатлы түбәнкамалыларны, алдан түләп кую юлы белән товар сатып алырга кызыкмаска чакыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев