Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

"Ак үлем" сатып баемакчы...

Наркотикларның законсыз әйләнешенә күзәтчелек буенча оператив тикшерү идарәсе хезмәткәрләре интернет аша наркотиклар сату белән шөгыльләнгән төркемне тоткарлаганнар.

Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек буенча оператив тикшерү идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, интернет аша наркотиклар сату белән шөгыльләнүче әлеге законсыз бизнесны 29 яшьлек түбәнкамалы оештырган. Аның үзен полиция постында торучы ЮХИДИ инспекторлары тоткарлаган. Машинасыннан 200 грамм мефедрон матдәсе табып алганнар.
Тоткарланган ир-ат үзенең гаебен таныган һәм наркотиклар сату буенча интернет-кибетне, чыннан да, үзе оештыруы, наркотикларны җитештерүгә һәм сатуга турыдан-туры катнашы барлыгын раслаган. Әлбәттә, бу хәбәр тиз арада интернет мәгълүмат чараларында хәбәр ителде һәм Россия эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте әлеге җи-наятьчел төркемнең калган арадашчыларның да ачыклануы турында мәгълүматны урнаштырды. Полицейскийлар, шулай ук, интернет-кибет аша килгән заказларны үтәүче тагын ике арадашчының да эзенә төшкәннәр. Аларның берсенең машинасыннан 190 грамм синтетик наркотик матдә, ә квартирыннан 1,66 грамм марихуана табыла. Ә икенче түбәнкамалыдан 0,53 грамм наркотик матдә алынган.Түбән Камадагы йортларның берсе янында әлеге төркемгә катнашы булган тагын ике кеше тоткарлана. Соңыннан ачыкланганча, бу ике бертуганның квартирыннан да 5 килограмм синтетик һәм үсемлектән алынган наркотик матдәләр табылган. Наркотик «сәүдәгәр»ләре арендаланган квартирларның берсендә урнашкан лаборатоиядә наркотик матдәләрне киптерү һәм кечкенә пакетларга тутыру белән шөгыльләнгәннәр.
Бу төркемнең кыңгыр эшенә катнашы булган тагын бер кешенең өеннән тыелган матдә тутырылган 60 пакет табып алалар. Ул күп күләмдә наркотиклар алып, аларны өлешләргә бүлеп тутыру һәм Түбән Кама районында урнашкан «тайник»ларга урнаштыру белән шөгыльләнүе турында белдергән. Ә менә интернет-кибетнең операторы вазыйфаларын, шулай ук түбәнкамалы, 22 яшьлек кыз башкарган.
»
Шулай итеп, бу төркемнән барлыгы 7 кеше тоткарланган. Беренче тикшерүләрдән соң «бизнесны» оештыручы һәм аның биш ярдәмчесе кулга алынган. Тентү барышында барлыгы 20 килограммнан артык синтетик һәм үсемлектән ясалган наркотик матдә, лоборатория җиһазлары табылган.
Әлеге очрак буенча, җинаять эше кузгатылган, җентекле тикшерү бара.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев