Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Әдәби кичә — күпьеллык иҗатка нәтиҗә

Шушы көннәрдә Кол Гали исемендәге китапханәдә Фәрит Имамовның иҗат кичәсе булды.

Кешенең гомере яшәлгән еллары белән түгел, эшләнгән эшләре, кылган гамәлләре белән исәпләнә. Шәһәребездә мәдәниятне үстерүдә үзләреннән лаеклы өлеш керткән шәхесләр байтак. Шуларның берсе — Татарстан җурналистлар берлеге, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, сигез китап авторы Фәрит Имамов. 

Түбән Кама шәһәренә узган гасырның 90 нчы еллар башында килеп урнашкан ул. «Туган як» газетасы редакциясендә башта хәбәрче, җаваплы сәркатип, аннан бүлек мөдире, 2016 елдан газетаның баш мөхәррире булып эшли. Һәм бүгенге көндә дә шул һөнәренә тугры кала. 

Шушы көннәрдә Кол Гали исемендәге китапханәдә Фәрит Имамовның иҗат кичәсе булды. Кичә башланыр алдыннан кунаклар аның китапларыннан һәм ул ясаган рәсемнәрдән торган күргәзмәне карадылар. 

Кичәне алып баручы китапханә хезмәткәрләре Айгөл Гәрәева һәм Эльмира Гайнемөхәммәтова тамашачыларны авторның Мамадыш районының Катмыш авылында үткән балачак, мәктәп елларына алып кайттылар. Фантастик жанрда язылган күп кенә әсәрләренә язучының нәкъ менә шул балачакта хыялга бай булуы, һәр нәрсәгә нигезле җавап эзләргә тырышуы да сәбәп булгандыр, бәлки. Үзе иҗат иткән хикәяләр, повестьлар, романнарга карата кызыклы сорауларга автор җентекләп җавап бирде.

Кичәнең төп өлеше Фәрит Имамовның моннан күп еллар элек язган булуына карамастан, әле яңарак кына дөнья күргән «Бакыр касә» исемле китабы хакында барды. Балаларга багышланган китап булгач, автор аның тышлыгына рәсемне дә балалар ясаса яхшы булыр, дигән ният белән, «Тамчылар» балалар сәнгать мәктәбенең 2 нче гимназия бүлекчәсендә шөгыльләнүче укучылар арасында рәсем ясау бәйгесе оештырган. Бәйге нәтиҗәләре буенча Эрика Әмированың рәсеме (сәнгать җитәкчесе — рәссам Диләрә Закирова) китап тышына лаек дип табылган. Яшь рәссамнар Эмилия Метрухина, Мәликә Рәхимова һәм Динара Камалова да осталык буенча аннан аз гына калышканнар. Бу балаларны да кичәгә чакырып, аларга дипломнар һәм һәрберсенә истәлекле бүләк — яңа гына «табадан төшкән» «Бакыр касә» исемле китапны тапшырдылар. 

Чарада катнашучылар арасында язучыны яшь вакытыннан белүчеләр дә булуы ачыкланды. Шулар арасында Кол Гали исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина да аның иҗатына карата үзенең фикерен белдерде. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина кичә героеның иҗаты белән 90 нчы еллар башыннан ук таныш икән. Ул бүгенге көндә редакторның язучыларга күрсәткән игътибары, әсәрләрен «Туган як» газетасы битләрендә укучыларга җиткереп баруы өчен рәхмәт әйтте. Аксакаллар шурасы әгъзасы Мансур Ганиев, газетаның штаттан тыш хәбәрчесе Суфиян Минһаҗев, күренекле шәхес, озак еллар баш архитектор булып эшләгән Фирдәвис Ханов Фәрит Имамовның иҗатын югары бәяләделәр. 

Чара концерт чыгышлары белән үрелеп барды. Танылган җырчы Миләүшә Гафурованың укучысы Айзирәк Гайнуллина «Туган җиремә» җыры белән тамашачыны туган якларына ашкындырды. Сәнгать мәктәбе укучыларының «Аккошлар» скрипка ансамбле башкаруында «Ай, былбылым» көе күңелләрне тибрәтте.

Әлеге кичә китап сөючеләр күңелендә бик җылы тәэсир калдырды. Фәрит Имамовка эшендә, иҗатында зур уңышлар юлдаш булсын, яңадан-яңа матур әсәрләре туып, укучыларны шатландырып торсын. 

Рушания Габбасова, ветеран-педагог, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең җаваплы сәркатибе
Фотолар шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев