Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Абау! Җәй челләсендә сусыз тилмертәләр!

Шәһәр квартирының уңай якларының берсе – кайнар су булу. Түбәнкамалыларның күпчелеге айдан артык бу уңайлыктан мәхрүм.

Подъезд ишекләренә эленгән «фәләнфәлән числода кайнар су булмый», дигән игълан соңгы арада шәһәрдәшләрдә шактый ризасызлык тудырды. Чөнки Түбән Каманың кайбер йортларында җәй башыннан бирле кайнар суның юньләп килгәне юк. Һәм кайчан буласы да билгеле түгел.

Шәһәр буйлап җылылык челтәрләрен гидравлик сынау барганга күп кенә йортларда кайнар су бирү вакытлыча туктатылган. Кимчелекләр ачык ланган очр акта, торбадан су бәргән урыннарда белгечләр торбаларны ямый. Әллә кимчелекләр күп, әллә белгечләр сүлпән эшли – кайнар су бирү озаккарак сузылды. Башка елларда ике-өч көнгә, иң күбе бер атнага гына туктатып торган булсалар, быел кайбер йортларда айдан артып киткән. Бу бит җәйге челләдә!

Әйдәгез, язмабыз буш сүз булып калмас өчен социаль челтәрләрдә халык фикеренә колак салыйк:

«Тынычлык урамы 43 – июнь уртасыннан су юк. 5 июльдә бирергә вәгъдә иткәннәр иде. Бүген 22 июль, кайнар су юк»

 «Химиклар урамы 57 – ишеккә 10 августка кадәр су булмаячак дип язып элгәннәр»

 «Сөембикә 64 – июнь уртасыннан бирле кайнар сусыз тилмерәбез. Бер генә көн булды да тагын юкка чыкты».

 «Чишмәле 6/1 июльнең унысыннан унтугызына кадәр, августның 16-29; 29-31 су булмаячак диделәр»

Ә менә Җиңүнең 30 еллыгы урамы 19 нчы йортта һәм Рифкать Гайнуллин урамындагы 1 нче йортта яшәүчеләрнең үз кайгысы – аларның җылылык батареяләре капкайнар, җылылык биргәннәр! Көлке бит! Дөрес, ике сәгатьтән өзгәннәр өзүен. Җылылык бирүнең файдасы – күптән көтелгән су да килгән.

Кайбер бик акыллы түбәнкамалылар «су җылыткыч куегыз» дип акыл сатып утыра. Беренчедән, бу бойлерларның бәясе һәркем алырлык түгел, кайнар суга тилмергәндә аеруча. Күп акча артыннан куучы сатучылар форсаттан файдаланып, аларга бәяне бик тиз күтәреп куячаклар. Икенчедән, нигә әле мин кайнар су торбалары сузылган була торып, тагын өстәмә чыгым ясарга тиеш. Бәлки минем квартирым тардыр, яки кыйммәтле ремонтны бозасым килмидер...

Кайнар су мәсьәләсендә сорау арты сорау. Ярар, квартирларында исәпләү приборлары булганнар шуларның күрсәткечләре буенча түләрләр. Ә андый приборлар куелмаган квартирларга нишләргә? Белүемчә, шәһәрдә андыйлар шактый. Шәхсән минем үземдә исәпләү приборлары юк. Андыйларга «перерасчет» ясамыйлар бит?...

«Кимчелекләрне ачыклап, төзәтү эшләрен мөмкин кадәр тиз арада төгәлләргә тырышабыз» – дип белдерде «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең филиалы Түбән Кама җылылык челтәр оператив диспетчерлык хезмәте диспетчеры Илдус Бәдретдинов НТР хәбәрчеләренә биргән җавабында.

«Су белән тәэмин итү һәм канализация» акционерлык җәмгыятенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча әйдәп баручы белгече Ирина Звоновская әйтүенчә, ремонт эшләре вакытында шәһәрнең 34, 35, 44, 47, 47, 49 микрорайоннарда өстәмә мәшәкатьләр чыккан. Проблемалар тиз арада хәл ителеп, 31 июльгә кайнар су киләчәк дип ышандырды ул.

Тик эштән арып, әлсерәп, тирләп-пешеп кайткач, юынасы да килә бит. Әгәр гаиләдә берничә яшь бала булса? Алар бит кайнар су юк дип комлыкта уйнамый тормый. Узган гасырдагы кебек зурзур савытлар белән су җылытып, аларны тазга утыртып юындырыргамы бер ай буе?

«РФ Баш дәүләт санитар табибының 07.04.2009 ел, № 20 карары белән расланган СанПин 2.1.1.11 пунктлары нигезендә, ел саен профилактик ремонт чорында кайнар су белән тәэмин итү системаларын өзү 14 тәүлектән артмаска тиеш».

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев