Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

90 нчы елларга кайттыкмы?..

Шприц белән кешеләргә ташланып йөргән маньяк турында шәһәрдә генә түгел, Татарстанда, Россиядә билгеле булды. Зыян күрүчеләр сөйләүләреннән чыгып ясалган фоторобот буенча, 39 яшьлек Руслан Семкин кулга алынган.

Ирнең гаиләсе, баласы бар. Ни җитми диярсең?! Билгесез сыеклык тутырып, шприц белән урамга чыгарга, хатын-кызларга бәйләнергә, куркытырга ни этәргән аны? Җинаятьчене кулга алганчы, шәһәр ике көн «гөж» килде, социаль челтәрләрдә куркыныч хәбәрләр таралган.
Әлегә полициягә ике зыян күрүче мөрәҗәгать иткән. Берсенең фатирына кереп, хатынга яный башлаган. Әмма анысы шприцын тартып алып, көч-хәл белән фатирыннан төртеп чыгарган.
Икенче корбаны качып котыла алмаган. 32 яшьлек ул хатын сүзләре буенча, кичен ул паркта кызы белән йөргәндә, янына билгесез ир килеп, сүз каткан, өйгә кайтырга чыккач, алар артыннан киткән. Ә йорт янында бер кулы белән хатынны алдан кочаклап, икенче кулындагы шприцны аның аягына кадаган (соңрак ачыкланганча – морфин). Зыян күрүче кычкыра башлагач, качкан. Әмма озакка түгел. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчене тиз арада кулга алган.
Хокук сакчыларына ул үз кыланышларының сәбәбен аңлата алмаган. Үзе күптәнге наркоман һәм хастаханәдә исәптә тора, ике тапкыр хөкем ителгән икән. Аның корбаннары күбрәк булуы мөмкин, диләр. Мәсәлән, 16 яшьлек Самат Галимов үзенә бәйләнгән кешене шул адәмгә охшаткан.
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, Руслан Семкинга карата җинаять эше кузгатылган. Ул 10 елга кадәр рәшәткә артына эләгергә мөмкин.
Шушы көннәрдә, социаль челтәрләрдә узган гасырның 90 нчы елларын искә ала башладылар. Янәсе, кайбер шәһәрләрдә җәмәгать транспортында буш шприцлар белән кадап йөргәннәр. Шәһәрдәшләр урамнарда, подъездларда игътибарлы булсыннар иде! Куркыныч «уенчыклар» балалар уйный торган комлыкларда, баскычларда даими табылып тора. Вакыт үзгәрсә дә, наркоманнар үзгәрми. Комлыкта «корал»ларын калдырганда, сабый зыян күрер, дип уйламый. Иң мөһиме – ләззәт.
Шулай да, шприц энәсе кадалса, нишләргә? Әлбәттә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул яраны эшкәртеп, кан анализы алачак. Ярты елдан анализны кабат тапшырыгыз. Табиб шулай ук махсус прививка ясый һәм дарулар билгели. Бу очракта, кул селтәү кирәкми, кушканны эшләү зарур.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев