Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

5 ай буе акчасыз

«Промметаллконструкция» заводы эшчеләре инде апрель аеннан бирле хезмәт хакы ала алмыйлар икән. Предприятиенең үзендә эшләүчеләргә 5 миллион сум чамасы бурычы бар. Кайберәүләр, кул селтәп, заводтан китеп барса, әле 120 кеше бүген завод штатында санала икән. Заводның хәзерге директоры (апрель аеннан гына эшли башлаган) Сергей Малафеев эшчеләр алдында шуның кадәр бурыч...

«Промметаллконструкция» заводы эшчеләре инде апрель аеннан бирле хезмәт хакы ала алмыйлар икән. Предприятиенең үзендә эшләүчеләргә 5 миллион сум чамасы бурычы бар. Кайберәүләр, кул селтәп, заводтан китеп барса, әле 120 кеше бүген завод штатында санала икән.
Заводның хәзерге директоры (апрель аеннан гына эшли башлаган) Сергей Малафеев эшчеләр алдында шуның кадәр бурыч җыелуны заводның кредитлары күп булуына бәйләп аңлатты. Ул үзенең чыгышында: «Мин, беренче чиратта, «Татнефть» каршында булган 23 миллион сум бурычны каплап бетерү максаты куйдым. Аннан соң хезмәт хакы буенча бурычларны түли башлаячакбыз», дип ышандырды.
Минем аңлавымча, заводның гамәлгә куючысы (учредитель) Николай Прокофьев кредит сазлыгына чумган, ә сәбәбен безнең ише гади халык аңлый алмый инде аның. Тик, һәрвакыттагыча, бар авырлык гади халык җилкәсенә төшә. Аларның миллион сумнар акча эшли белә торган хатыннары юк. Әгәр гаиләдә бер генә эш яшендәге кеше булып, ул шушы заводта эшләсә, яки яшь гаиләләрнең күбесендә ипотека булуын исәпкә алсак, 5 ай буе аларның нәрсә хисабына яшәүләрен күз алдына китереп булмый. Апрельдән бирле акча күрмәгән кешеләрнең забастовкага чыгуын аңларга була. Чуан да тулгач, бер тишелә.
Заводта эшләүчеләрнең кайберләрен «Камаглавстрой» үзенә эшкә чакырган инде. Җитәкчеләргә ышанычын югалткан гади эшчеләр заводта калырлармы-юкмы? Дөресен генә әйткәндә, иртәге көнгә ышаныч белән яшәгән заманнар күптән узды шул. Бүген «Промметалконструкция» заводы банкротлык чигендә булса, иртәгә тагын башка берсе хәерчеләнмәс дип беркем дә ышанып әйтә алмый. Нишлик, кыргый капитализм чорында яшибез. Халык тыныч яшәгән социалистик дәүләтне җимерүләренә үзебез юл куйдык...
Илһамия ГАФФАРОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев