15 яшьлек бала... бала тапкан
Февраль аенда 15 яшьлек кызның (Алия дип атап торыйк) бала табуы турындагы хәбәргә әлләни ис китмәде. Юк-юкта мондый очраклар булып тора, бала-чага тиз өлгерә бит хәзер, моның бик матур сүзе дә бар - "акселерация" дип авызны томалап куялар. Табиблар әйтүенчә, сабый да, яшь ана да үзләрен яхшы хис итәләр икән....
Февраль аенда 15 яшьлек кызның (Алия дип атап торыйк) бала табуы турындагы хәбәргә әлләни ис китмәде. Юк-юкта мондый очраклар булып тора, бала-чага тиз өлгерә бит хәзер, моның бик матур сүзе дә бар - "акселерация" дип авызны томалап куялар. Табиблар әйтүенчә, сабый да, яшь ана да үзләрен яхшы хис итәләр икән. Ә шулай да үзе дә бала булган анага яңа туган сабыен бирергә ашыкмыйлар.
Ник дигәндә, сабыйны алып кайтасы квартирда шартлар, йомшак итеп әйткәндә, арт якка утырырлык. 15 яшьлек Алиянең үз квартиры юк әлбәттә, ә аның әнисенең квартирында өч эт, ике песи, саны билгесез тарканнар армиясе һәм башка хәшәрәтләр мыжгып торуы билгеле. Квартир хуҗасы үзе кухняда, ә этләре иркен залда яшиләр икән.
Гаилә күптән опека һәм попечительлек бүлегендә исәптә тора. Кыз биш класс кына укыган да башка мәктәпкә йөреп вакланып тормаган. Әби кеше шәһәр чүплекләреннән чүп җыю белән мәшгүль.
Яңа туган сабыйның әтисенә (исемен Рөстәм дип атыйк) 16 яшь, агропромешленность колледжында укыган, әлегә бер җирдә дә эшләми. Яңа туган сабыйга нинди акчага әйберләр алырга (памперс, пеленка, имезлек һ.б.) җыеналар - билгесез, әле монда ике җирдә эшләп тә акчаны җиткереп булмый.
Баланы Рөстәмнең әти-әнисенә опекага алырга тәкъдим итсәләр дә, тегеләре риза булмаган, ә Алиянең әнисе сәламәтлегенең начараеп китүен сәбәп иткән.
Үзләре дә балалыктан чыкмаган бу ике баланың никахлары да рәсмиләштерелмәгән (яшьләре җитми). Моның өчен мәгариф министрлыгының рөхсәте кирәк икән. Рөхсәт алынып, Алия белән Рөстәм язылышсалар, аларга сабыйларын бирергә мөмкиннәр. Тик дөньяны үзләре дә танып белмәгән яшь ата-ана, сабыйларына нинди тәрбия бирер - шкиләндерә.
Сүз уңаеннан, шәһәребездә ел саен 14-15 яшьлек кызларның бәби табуларының бер-ике очрагы була икән.
Дөрес, борын-борынгыдан Таһир-Зөһрәләр мәхәббәте булган инде ул. Тик тарихка аларның мәхәббәте саф, матур булып кереп калган. Ә бу парның тараканлы өйләре белән кереп калса гына инде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 11:00Керәшен йолалары белән якынрак таныштырдылар Туган тел айлыгы кысаларында «Керәшен» җәмгыяте әгъзалары күп кенә кызыклы очрашулар үткәрде һәм үзләре дә төрле чараларда катнашты.6500
-
27 февраль 2021 - 10:44Элеккеләрне искә алдык Олы Аты авылы мәдәният йортында «Ак түтиләр» клубының чираттагы утырышы узды. Суыклар 30 градус булуга карамастан, килүчеләр күп иде. Пандемия вакытында түтиләр белән күрешмәдек, сагынышканбыз. Моңа кадәр хәлләрне телефоннар аша гына белешеп тордык.12700
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
26 февраль 2021 - 08:59Быел Арктика һавасы «хуҗа булды»Соңгы елларда кышларның җепшек һәм җылы, ә җәйләрнең, киресенчә, суык булуына ияләшкән идек...18700
-
26 февраль 2021 - 08:59Быел Арктика һавасы «хуҗа булды» Соңгы елларда кышларның җепшек һәм җылы, ә җәйләрнең, киресенчә, суык булуына ияләшкән идек...18700
-
26 февраль 2021 - 10:48Чистайларга барасылар бар икән! Түбән Кама керәшен мәдәни этнографик җәмгыяте уздырган «И керәшенем, асыл бизәгем...» бәйрәмендә Чистайдан килгән кунаклар да катнашты. Чара Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелде.14500
-
26 февраль 2021 - 11:03Бары теләк кенә кирәк Түбән Кама үзәк мәчете «Намаз – бәхет ачкычы» курсларын башлап җибәрде.14400
-
27 февраль 2021 - 10:44Элеккеләрне искә алдык Олы Аты авылы мәдәният йортында «Ак түтиләр» клубының чираттагы утырышы узды. Суыклар 30 градус булуга карамастан, килүчеләр күп иде. Пандемия вакытында түтиләр белән күрешмәдек, сагынышканбыз. Моңа кадәр хәлләрне телефоннар аша гына белешеп тордык.12700
-
26 февраль 2021 - 09:48Җәлеп итәрлек иҗтимагый киңлек булыр Түбән Каманың «Ковер» инициативалар үзәгендә «Кояшлы алан» паркын төзекләндерү һәм аның янәшәсендәге территориядә экстрим-парк төзү проекты буенча җәмәгатьчелек фикер алышулары булды.12400
-
26 февраль 2021 - 10:28Закон сагында Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Түбән Камага килеп, Корабельная урамындагы 13 нче йорттагы тулай торакны караган.11600
-
27 февраль 2021 - 10:40Шәһәребездә төрле халыклар үзара тату яши Түбән Камада Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәмдә шәһәрнең барлык милли оешмалары катнашты.9900
-
27 февраль 2021 - 10:35Түләсәң – качмаслар Эшчеләренә минималь хезмәт хакыннан азрак түләүче җитәкчеләрне Түбән Кама эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәгенә чакыртып сөйләштеләр. Комиссия әгъзалары шелтә дә белдерде, кирәк чакта, киңәшләрен дә җиткерде.9400
-
27 февраль 2021 - 10:12Бакчада – шугалак «Шинник» бакчачылык ширкәте юлы буенча кайнар су ага. Моны бер түбәнкамалы видеога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырган.9200
-
27 февраль 2021 - 10:18Кабатлау комачауламас Бер атна эчендә берничә җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, үлем-китемнәр юк. Ләкин ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә юлларда игътибарлырак булуларын сорый.8500
-
28 февраль 2021 - 11:00Керәшен йолалары белән якынрак таныштырдылар Туган тел айлыгы кысаларында «Керәшен» җәмгыяте әгъзалары күп кенә кызыклы очрашулар үткәрде һәм үзләре дә төрле чараларда катнашты.6500
-
26 февраль 2021 - 09:46Тизрәк төзелсен генә! Түбән Камада яңа трамвай линиясе төзелсә, уңайлы һәм экологик чиста транспорт юлы шәһәр территориясенең 70 процент өлешен колачлаячак.6300
-
26 февраль 2021 - 09:39Чистарту корылмалары файдалы Узган елгы күрсәткечләр буенча шәһәребез предприятиеләреннән зарарлы матдәләр чыгу 37 процентка кимегән.5600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика