Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Зәй мәктәбендә “Кванториум” мобиль технопаркында шөгыльләр башланды

“Кванториум” “Мәгариф” милли проект кысаларында эшли.

Проект максаты – инженер һәм фәнни һөнәрләр дәрәҗәсен арттыру. Дәресләрне Яр Чаллы технопаркы укытучылары алып бара. Алар укучыларны IT өлкәсендә белгечләр эше белән таныштырачаклар. Укытучылар 5-11 сыйныф балалары белән актив эшләп,  VR/IT-КВАНТУМ, Гео-Аэро - КВАНТУМ, промдизайн КВАНТУМ, High-tech КВАНТУМ юнәлешләре буенча белем бирә. Зәйгә алар елына өч тапкыр киләчәк, дип көтелә.

Тагын бер мобиль технопарк Алабугада да бар. Ике “Кванториум”ның бәясе 8 миллион сум тәшкил итә. Күчмә станциягә “ГАЗель” машинасы, “Buisness Van” трейлеры керә, шулай ук иминиятне, кышкы шиннарны, мебельне һ.б. онытмау мөһим.

Мобиль технопарклар Минзәлә, Менделеевск, Зәй, Сарман, Актаныш, Агрыз, Түбән Кама, әлмәт, Алабуга, Мамадыш һәм Чистай районнарына хезмәт күрсәтәчәк.  

Фото http://zainsk-inform.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев