Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Зоояклаучылар хәрәкәте: Конституциядә хайваннарны яклау турында төзәтмә - зур адым

Хайваннар Россиянең әйләнә-тирә мохите һәм табигый байлыклары кебек сакланырга тиеш.

Россия Конституциясенең хайваннарны яклауга кагылышлы 114нче маддәсенең яңа редакциясе — илнең җитди адымы.  «Зоокайгырту» приюты вәкиле Эвелина Скрипочкина әнә шундый фикердә торуын әйтте.

«Хайваннарны яклау турындагы төзәтмәне) — Конституциядә беркетелүе зур адым. Бездә әйләнә-тирә мохит, табигый байлыкларыбыз кыргый һәм йорт хайваннарыннан һәрчак аерып каралды», — диде Скрипочкина. 

Хәзер хайваннар дөньясы проблемаларына битараф булмаган кешеләргә хайваннарга карата мөнәсәбәт кешелекле булырга тиеш, дигән җитди дәлилләр китерергә туры килә. Әмма эксперт шулай да илнең Төп законына «җаваплы» урынына «гуманлы» мөнәсәбәт сүзен кертергә кирәк, дип саный.

«Кемдер, башка шәһәргә күчсә һәм үзе белән алып китәргә теләмәсә, үзен җаваплы дип санап аны (йорт хайванын) агулап үтерергә яки ыргытып калдырырга мөмкин», — дип искәртте ул. 

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев