Туган як

Үз-үзеңне изоляцияләү режимын озайтырга планлаштыралар

Үз-үзеңне изоляцияләү режимын 1 майдан 11 майга кадәр озайтырга телиләр.

Хәзер хакимият тарафыннан шундый вариант карала. Алар фикеренчә, бу COVID-19 ның алга таба таралуын булдырмаска ярдәм итәчәк. Бу хакта РБК үз чыганакларына сылтама белән яза.

Май урталарына кадәр эш көннәре түгел дип игълан ителгән очракта да, коронавирус белән хәл тискәре якка үсә икән, үз-үзеңне изоляцияләү режимы июнь аена кадәр дәвам итәчәк.

Искәртеп узабыз, элегрәк Россия Президенты Владимир Путин эш көннәрен 30 апрельгә кадәр озайткан иде.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: